Accessibility links

Кайнар хәбәр

Казанда элегрәк хөкем ителгән иргә колониядә 40 көнгә озаграк калганы өчен 100 мең сум түләнәчәк


Сергей Ивановның җәза мөдәтен сигез айга кыскартканнар, әмма бу хактагы мәхкәмә карарының күчерелмәсен колониягә бары тик ир язмача мөрәҗәгать иткәннән соң гына җибәргәннәр.

Казанда элегрәк хөкем ителгән ир колониядә 40 көнгә артыграк калудан килгән рухи зыян өчен мәхкәмә аша 100 мең сум алган. Бу хакта үзенең Telegram-каналында Агора хокук яклау төркеменең җитәкчесе Павел Чиков хәбәр итте.

Эш материалларына күрә, 2019 елның августында Сергей Ивановның (исеме үзгәртелгән) җәза мөддәтен сигез айга кыскартканнар һәм ул шул ук елның 5 октябрендә иреккә чыгарга тиеш булган. Әмма мәхкәмә карарының күчерелмәсен колониягә бары тик Ивановның язмача мөрәҗәгатеннән соң – октябрь ахырында гына җибәргәннәр.

13 ноябрьдә мәхкәмәдән хат килгәннән соң Ивановка колониядән чыгарга рөхсәт бирелгән. Шул рәвешле ул колониядә 40 көнгә артыграк калган. "Дәгъваны караганда Татарстанның югары мәхкәмәсе каршындагы мәхкәмә департаменты идарәсе вәкиле телдән килешүгә сылтанган, шуңа күрә колония хезмәткәрләренә документны имза куймыйча гына махсус тапшырганнар. Үз чиратында төзәтү колониясе хезмәткәрләре Иванов эшенә кагылышлы хатны мәхкәмәдән 13 ноябрьгә кадәр алмаулары турында белдерде" диелә хәбәрдә.

Шикаять итүченең мәнфәгатьләрен адвокат Булат Мөхәмәтҗанов яклаган.

Казанның Вахитов районы мәхкәмәсе чыгарган карар нигезендә акчаны Русиянең җәзаларны үтәү федераль хезмәте (ФСИН) түләргә тиеш.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!
🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG