Accessibility links

Кайнар хәбәр

АКШның көньяк чигендә Русиядән мигрантлар саны ун тапкырга диярлек арткан


Американ чик сакчысы
Һаитидан килгән мигрантны тоткарлый. Дель Рио шәһәре янында, Teхас. Сентябрь, 2020
Американ чик сакчысы Һаитидан килгән мигрантны тоткарлый. Дель Рио шәһәре янында, Teхас. Сентябрь, 2020

Быел Русиядән 4103 канунсыз мигрант Кушма штатларның көньяк чигендәге американ чик сакчылары белән элемтәгә кергән.

Быел Русиядән 4103 канунсыз мигрант Кушма штатларның көньяк чигендәге американ чик сакчылары белән элемтәгә кергән, бу күрсәткеч узган елгы белән чагыштырганда ун тапкырга диярлек арткан.

Узган ел шундый 467 очрак ачыкланган булган. Бу хакта АКШның федераль таможня-чик буе хезмәтенә (CBP) сылтама белән Foxnews телекомпаниясе хәбәр итә.

Русияләр Мексика-Америка чиген узарга омтылучы мигрантларның гомуми санының аз процентын тәшкил итә. CBP мәгълүматына күрә, быел чиктә 1 миллион 700 мең мигрант игътибарга алынган.

Аларның яртысы – Мексика һәм өч Үзәк Америка иле: Гватемала, Гондурас һәм Сальвадор ватандашлары.

Дүрттән бер өлеше чикне кабат канунсыз рәвештә үтеп керергә маташканда туктатылган.

Чиктә туктатылган дистәләгән ил ватандашлары арасында 676 украиналы, шулай ук Һиндыстан, Кытай, Төркия ватандашлары бар.

Мигрантлар агымы узган ел Ак йортка Джо Байден хакимияте килгәннән соң кискен арткан. Хакимият вәкилләре сүзләренә күрә, төп сәбәп – киңкүләм миграция чыганагы булган илләрдә җинаятьнең һәм масштаблы коррупциянең артуы.

Ак йортны тәнкыйтьләүчеләр исә моны Дональд Трамп хакимияте керткән кайбер чикләүләрне гамәлдән чыгару сәбәпле дип саный. Әйтик АКШта сыену урыны бирү турындагы гаризаларын карау вакытында мигрантларны Мексикага кайтару турындагысын.

Сораштыруларга күрә, көньяк чиктәге вазгыять президент Джо Байден өчен сәяси проблемга әйләнеп бара.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!
🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG