Башкортстан башлыгы Радий Хәбировка йорттан-йортка кереп халык исәбен алучыларны тәнкыйтьләгәннәр. Бу хакта Рrufy.ru порталы хәбәр итә. 26 октябрьдә Хәбировның Instagram-ында җанисәпкә кагылышлы мәгълүмат урнаштырылган пост чыккан.
Пост астына башкортстаннар әлеге һәм башка мәсьәләләргә кагылышлы үз сорауларын язган. Беренче чиратта республикада яшәүчеләрне җанисәп алучыларның бер кешедән икенче кешегә коронавирус тарата алу ихтималы борчый.
Җанисәп алучыларның коронавируска каршы чараларны үтәмәве дә халыкта сорау тудырган.
Кемнәрдер җанисәп алучыларның, чынлап та, авыручылар янына килүен язган.
- Русиядә җанисәп 15 октябрьдә башланды һәм 14 ноябрьдә тәмамланачак. Бу чараны оештыручы Росстат белдерүенчә, беренче нәтиҗәләр 2022 елның гыйнварында игълан ителәчәк. Аннан соң акрынлап башка мәгълүмат өстәлә барачак. Милләтләр турында мәгълүмат 2022 елның октябрендә көтелә.
- Җанисәптә гадәти юл белән дә, Дәүләт хезмәтләре порталы аша онлайн да катнашырга мөмкин. Электрон җанисәпне 8 ноябрьгә кадәр узарга мөмкин.
- Русиядә даими яшәүчеләргә үзең һәм яшәү шартларың турындагы 33 сорауга җавап бирергә кирәк булачак. Илдә вакытлыча гына яшәгәннәргә җиде сорау бирелә, сораулар арасында илгә килү максаты турындагысы да бар. Җавап бирә алмаган сорауларны төшереп калдырырга да мөмкин.
- Җанисәп бюллетеньнәре берничә телгә, шул исәптән татар һәм башкорт телләренә тәрҗемә ителгән. Электрон җанисәпне дә әлеге телләрдә узарга мөмкин.
🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!
🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!