Accessibility links

Кайнар хәбәр

Көнбатышта Русия хакимиятләренең бәйсез мәгълүмат чараларына басымын тәнкыйтьлиләр


"Ят агент". Гомуми фото.
"Ят агент". Гомуми фото.

Бу хактагы гариза 29 октябрь көнне АКШ дәүләт департаменты сайтында чыккан.

28 октябрьдә матбугат чаралары иреге коалициясенә кергән 18 ил, шул исәптән АКШ һәм Украина хөкүмәте Русиядәге матбугат иреген яклау турында уртак гариза имзалаган.

29 октябрьдә гаризаның тексты АКШ дәүләт департаменты сайтында чыкты. Уртак гаризада әйтелгәнчә, Русиянең ят агент-матбугат чараларыннан хәбәрләрне тамгалаттыру таләбе – бәйсез журналистиканы русияләр өчен азрак кулланылышлы итәргә тырышу турында сөйли. Бу хакта "Америка авазы" хәбәр итә.

Соңгы дүрт айда дистәләгән журналистлар һәм мәгълүмат чаралары "ят агентлар" реестрына кертелгән. Гариза авторлары сүзенә күрә, Русия хакимиятләре Азат Европа /Азатлык Радиосы (RFE/RL ) корпорациясен 600дән артык хокук бозуда гаепләгән һәм гомуми күләме 4,4 миллион доллардан артык булган штраф билгеләгән. Русия хакимиятләре шулай ук ВВС Британия медиа ширкәтенең хәбәрчесе Сара Рейнсфордны илдән чыгарып җибәрде.

Узган ел көз көне, Роскомнадзор боерыгындагы хәбәрләрне тамгалау таләбе гамәлгә кергәннән соң, 2021 елның гыйнвар-май айларында Роскомнадзор RFE/RL-ның бу кагыйдәләрне бозуы турында берничә йөз беркетмә төзеп, мәхкәмәгә җибәрде.

RFE/RL корпорациясе үзенә каршы кабул ителгән барлык хөкем карарларын шикаять итсә дә, апелляцияләр Мәскәүнең Тверь районы мәхкәмәсе тарафыннан канәгатьләндерелми.

Русия кануннарының барлык нормаларын үтәгән RFE/RL корпорациясе Роскомнадзор таләпләрен редакция сәясәтенә һәсм сәяси цензурага тыкшыну дип кабул итте һәм үтәүдән баш тартты.

Шикаятьтә Русиянең "ят агент" матбугат чаралары турындагы канунны куллануы – Конвенциядәге һәр кешенең үз фикерен ирекле белдерүен, шулай ук мәгълүматны һәм идеяләрне нинди дә булса чикләүсез таратуны гарантияләгән хокуклары турындагы 10 маддәсен боза, диелгән.

RFE/RL президенты Джейми Флай медиаоешманың Русиядә эшчәнлеген дәвам итәчәген күп тапкырлар белдерде. "Без Кремльнең Русия хакимияте өчен ятышсыз булган дөреслекне цензураларга тырышуына каршы торуны дәвам итәчәкбез " диде Флай.

Русия хакимияте вәкилләре илдәге "ят агент матбугат чаралары" турындагы канунны "Америкада Русия журналистларына каршы" АКШ гамәлләренә җавап булып тора дип саный. Русия тышкы эшләр министрлыгының мәгълүмат һәм матбугат департаменты мөдире Мария Захарова әлеге уңайдан "ят агент" матбугат чараларына бернинди дә чикләүләр юк, аларның хокуклары Русиядә бу өлкәдә эшләүче башка кешеләрнекеннән аерылмый" дип белдергән иде.

RFE/RL җитәкчелеге һәм халыкара жуналистика оешмалары әлеге фикерне кире кагып килде, Русиядә Азатлык Радиосы өчен бирелгән шартларны АКШта RT яки "Россия сегодня" агентлыгы шартлары белән чагыштырып булмый диде.

Русия хакимиятләре Азат Европа радиосының татар-башкорт хезмәтен, шул исәптән татар телле "Азатлык" радиосын һәм рус телле "Idel.Реалии" порталын, шулай ук Настоящее время телеканалын һәм RFE/RL-ның башка рус телле проектларын "ят агент" матбугат чаралары турындагы канунның аерым нигезләмәләрен үтәмәгән өчен штрафка тарта.

Чыккан мәхкәмә карарларына яраклы штрафларның гомуми күләме 100 миллион сумнан артып китә. Майда RFE/RL-ның вәкилләре бу уңайдан Европаның кеше хокуклары мәхкәмәсенә Русия хакимиятләрен шикаять итте.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!
🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG