Accessibility links

Кайнар хәбәр

Киноханә: ноябрь аенда нәрсә карарга


Русиядә ковид көчәю сәбәпле "ял көннәре" дип аталган вакыт һәм мәктәп каникулы башланды. Бу вакытта һәм ай буе кинода карарлык кызыклы премьераларны барлыйбыз. Ноябрь мультфильмнар һәм яшүсмерләр киносына бай булачак.

1. Үлемсезләр (Eternals)

Бу елда Marvel студиясенең иң көтелгән фильмы булып санала. Кино нәкъ бер ел элек чыгарга тиеш булса да, пандемия сәбәпле кинотеатрларда карауларның кискен кимүе аркасында ул бер елга күчерелгән булган. Фильм күп кенә Һолливуд йолдызын бергә җыя алган: Анджелина Джоли, Ричард Мэдден, Сальма Һайек һәм башкалар. Режиссер кәнәфиендә рәсми Кытай сәясәтен тәнкыйтьләве белән актив танылган Хлоя Чжао утыра (шул сәбәпле фильмның Кытайда күрсәтелүе дә шикле).

Үлемсезләр — Marvel кинокомикслар галәменең 25нче фильмы. Кино безгә таныш каһарманнарны түгел, янәсе борынгы заманнардан галәмдә яшәүче үлемсезләр кавемен күрсәтәчәк (комиксларга күрә, алар 5 миллион ел элек барлыкка килгән). Зур көчкә ия булган үлемсезләр меңнәрчә ел кешеләрдән яшеренеп яшәгән, тик алар кешеләрне девиантлардан саклап торган. Таносның соңгы гамәлләре исә үлемсезләрне алгы планга чыгарга мәҗбүр итә.

Кемгә карарга: Кинокомикслар җанатарларына. Башка сыймаслык фантастика яратучыларга.

  • Русия кинотеатрларында 8 ноябрьдән күрсәтелә башлый.

2. Монстрлар гаиләсе 2 (Monster Family 2)

2017 елны "Монстрлар гаиләсе" мультфильмының дәвамы. Русиядә ул "Без — монстрлар" (Мы — монстры) исеме белән күрсәтелә. Кечерәк балалар аудиториясенә юнәлгән мультфильмны Русиядә никтер каникул вакытында түгел, ә каникул беткәннән соң күрсәтергә җыеналар.

Мультфильм сюжеты Уишбоун дип аталган монстрлар гаиләсе тирәсендә бара. Узган фильмда бу гаилә кинәт кенә монстрларга әйләнеп, явыз көчләргә каршы көрәшсә, бу юлы сюжет туй вакытында урланган кияү белән кәләшкә бәйле булачак. Аларны коткарыр өчен Уишбоун гаиләсе бар көчен җыя һәм маҗарага юл тота.

Кемгә карарга: Кечкенә балалы гаиләләргә (фильм рейтингы: 6+)

  • Русия кинотеатрларында 11 ноябрьдән күрсәтелә башлый.

3. Өрәк аучылары (Ghostbusters: Afterlife)

Шулай ук берничә тапкыр кичектерүгә дучар булган фильм. Элекке танылган "Өрәк аучылары" франшизасының дәвамы. Дөнья буйлап инде күрсәтелә башланган бу фильмны кинотәнкыйтьчеләр югары бәяли. Ул экраннарга оригиналь фильмнарны яратучыларны җыячак дип көтелә.

Ике яшүсмер балалы ялгыз ана Оклахомадагы иске фермага күченә. Ферма ул аралашмаган әтисеннән мирас булып кала. Балалар үз бабасы турында күбрәк белергә теләп, танылган өрәк аучыларының Ecto-1 дигән машинасын таба.

Кемгә карарга: "Өрәк аучылары"ның кем икәнен белүчеләргә.

  • Русия кинотеатрларында 18 ноябрьдән күрсәтелә башлый.

4. Соңгы дуэль (The Last Duel)

Әлеге фильм турында без "Киноханә" шәлкеменең октябрь чыгарылышында тәфсилле сөйләдек. Кино ширкәтләре арасында релиз вакытларын кичектерү аркасында ул ноябрь аена күчте. Русиядә тарихи драманы 18 ноябрьдән карап булачак.

5. Ричард патша (King Richard)

Танылган теннис уенчылары Серена һәм Винус Уильямсның әтисе Ричард Уильямс турында биографик драма. Теннисчы кызлар дүрт тапкыр Олимпия уеннарында җиңү яулаган. Төп рольне Уилл Смит башкара.

Ричард Уильямс үзе беркайчан да диярлек теннис уйнамаган һәм үзе профессиональ спортчыларны әзерләүдә дә берни аңламый. Шулай да, ул барлык кызларын зур спортка әзерли башлый, һәм ике кызы шактый зур уңышка ирешә.

Кемгә карарга: Спорт турында байопиклар яратучыларга.

  • Русия кинотеатрларында 18 ноябрьдән күрсәтелә башлый.

6. Беркайда да сәләтле түгел (Nowhere Special)

Өч илдә (Британия, Италия, Романия) төшерелгән драма фильмы. Төп рольдә — британ актеры Джеймс Нортон. Фильм 2020 елда Венеция кинофестивалендә "иң яхшы фильм" номинациясенә тәкъдим ителгән иде.

Кино сюжеты 34 яшьлек Джон тирәсендә бара. Тәрәзә юу белән шөгыльләнгән бу гади кеше ялгызы гына кечкенә улын тәрбияли. Болай да финанс хәле яхшы булмаган Джон берничә айдан авырудан үләчәген белеп ала. Джон үзенең соңгы эшенә, улы Майклга яхшы гаилә һәм якты киләчәк эзләүгә керешә.

Кемгә карарга: Драмалар караучыларга.

  • Русия кинотеатрларында 18 ноябрьдән күрсәтелә башлый (Русия прокатында ул "Один на один" исеме белән чыга).

7. Энканто (Encanto)

Disney ширкәтенең яңа зур премьерасы. Аны төшерүдә "Зверополис", "Моана", "Салкын йөрәк 2" белән танылган Джаред Буш белән Байрон Һовард хезмәт куйган. Испан атмосферасы булу сәбәпле, рольләрне тавышландыруга да аз танылган испан актерлары җәлеп ителгән.

Мультфильм Колумбия тауларында могҗизалы йортта яшәүче Мадригал гаиләсен күрсәтә. Гаиләнең һәр әгъзасында суперкөч яки сәләт бар, кемдер шифаландыру көченә ия, кемдер әйберләрне фикер көче белән күчерә ала... Бары тик Мирабель исемле кызның гына махсус сәләте юк. Шулай да тылсымлы йорт ишелә башлагач, бары тик ул гына гаиләсен коткара ала.

Кемгә карарга: Тылсымлы һәм матур мультфильмнар яратучыларга.

  • Русия кинотеатрларында 25 ноябрьдән күрсәтелә башлый.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!
🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG