Accessibility links

Кайнар хәбәр

Чаллыда табиблар кешеләрне өйдә калырга өндәп флешмоб уздырды


Архив фотосы
Архив фотосы

Татарстан яңа төр коронавирус таралуы иң көчле булган төбәкләр исәбенә керә.

Чаллы табиблары ял көннәрендә шәһәр халкын өйләрендә калуларын сорый. Алар бу турыда язулар тоткан фотоларын социаль челтәрләрдә урнаштырган.

Чаллы шәһәре сәламәтлек саклау идарәсе шәһәрдә яңа төр коронавирус белән чирләүчеләрнең күбәюен хәбәр итә. Идарә белдергәнчә, хастаханәләрнең коронавируслы авыруларны дәвалый торган бүлекләре табиблары "кызыл зона"дан чыкмый да эшләргә мәҗбүр. Үз чиратында, табиблар авыручылар арту сәбәпле, халыкны ял көннәрен өйләрендә уздырырга чакыра. Алар Чаллы халкына мөрәҗәгать итеп, аңлы булырга чакырган язулар белән фотога төшкән.

"Безгә COVID-19ны җиңәргә булышыгыз! Вирус яшәрә! Сәламәтлекне салып ала алмассың!", "Өлкән яшьтәгеләр турында кайгыртыгыз! Саклану чаралары күрегез", "Үзегезне һәм якыннарыгызны яклагыз. Вакцина кадатыгыз!", дип мөрәҗәгать итә алар.

Татарстанда соңгы тәүлектә коронавирус йоктыруның 176 яңа очрагы рәсман теркәлгән. Шуларның 28 очрагы Чаллыда булган.

Шул ук вакытта Татарстан яңа төр коронавирус таралуы иң көчле булган төбәкләр исәбенә керә. Русия сәламәтлек саклау күзәтүе (Росздравнадзор) җитәкчелеге шундый төбәкләргә барып, методик ярдәм күрсәтергә карар биргән. Оешма җитәкчесе Алла Самойлова һәм аның урынбасарлары Татарстан, Удмуртиягә, Владимир һәм Белгород өлкәләренә килә.

Татарстанда 30 октябрьдән яңа чикләүләр кертелде — кафе, ресторан һәм зур булмаган кибетләр өчен QR-кодлар кертелә, бөтен мәдәни һәм күңел ачу чаралары уздыру тыела, вакцина ясатмаган булсалар, 60 яшьтән өлкәннәр өйләрендә утырырга тиеш була.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!
🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG