Accessibility links

Кайнар хәбәр

Башкортстанның халык язучысы Ногман Мусин вафат


Ногман Мусин
Ногман Мусин

Мәрхүм белән саубуллашу 2 ноябрь Башкорт дәүләт филармониясендә узачак.

Башкортстанның Салават Юлаев исемендәге дәүләт премиясе иясе, Башкортстанның халык язучысы Ногман Мусин бакыйлыкка күчте. Ул быел 90 яшен билгеләгән иде. Соңгы чорда барлык гаиләсе коронавирус белән авырып, узган җомга кызын соңгы юлга озатканнар иде.

Ногман Сөләймән улы Мусин 1931 елның 17 июлендә Ишембай районының Колгона авылында туа. Туган авылында җидееллыҡ мәктәптә укый. 1947 елда Макар урта мәктәбен тәмамлаганнан соң ике ел укытучы булып эшли. 1949-1951 елларда Стәрлетамак укытучылар әзерләү институтында белем ала. Хәрби хезмәттән соң Башкорт дәүләт университетын тәмамлый.

"Агизел" журналында, "Совет Башкортостаны" гәзитендә, китап нәшриятында, телевидениедә эшли.

Әсәрләре 1952 елдан башлап матбугатта басыла башлый. Авторның "Зөһрә", "Төпкелдән төшкән килен", "Ак юл сиңа!" повестьлары, "Сайлап алган язмыш", "Мәңгелек урман", "Зәңгәртауда – ак болан" романнары күпләрнең яратып укыган әсәрләре булып китте. Аеруча үз эченә бик күп вакыйгаларны, язмышларны сыйдырган "Мәңгелек урман" дилогиясе башкорт әдәбиятының казанышы булып танылды. Анда башкорт халкының яшәеше: урманчылык, чолыкчылык, сунарчылык сурәтләнгән.

Өч дистәдән артык китап, шул исәптән 11 томлык авторы.

Ногман Мусин башкорт җәмәгатьчелеге уздырган чараларда да даими катнашты. Башкорт телендә диктант язуларга да теләп йөрде.

1991 елда Салават Юлаев исемендәге Дәүләт премиясе, 2001 елда Башкортстанның халыҡ язучысы исеме бирелә.

Мәрхүм белән саубуллашу 2 ноябрь Башкорт дәүләт филармониясендә узачак.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!
🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG