Accessibility links

Кайнар хәбәр

Бастрыкин мигрантлар өчен геном теркәлү кертергә тәкъдим итте 


Александр Бастрыкин
Александр Бастрыкин

Бастрыкин хәбәр итүенчә, Русиядә мигрантлар тарафыннан кылынган аеруча куркыныч җинаятьләр саны арткан. Хәзерге вакытта Русиядә геном теркәлүне авыр яки аеруча авыр җинаятьләр кылганы өчен хөкем ителгән һәм җәза мөддәтен үтәгәннәр генә мәҗбүри рәвештә үтәргә тиеш. 

Русия Тикшерү комитеты башлыгы Александр Бастрыкин эшче мигрантларның барысы да геном теркәлү узарга тиеш дип белдерде.

Бастрыкин хәбәр итүенчә, Русиядә мигрантлар тарафыннан кылынган аеруча куркыныч җинаятьләр саны арткан. "Мигрантлар кылган җинаятьләр арасында экстремизмның (33 процентка), террорчылыкның (26 процентка), үтерүләрнең (сигез процентка), көчләүләрнең (биш процентка) артуы сизелә", дип белдергән Тикшерү комитеты башлыгы.

Бастрыкин "миграциянең барлык формаларын, шулай ук чит ил ватандашларын теркәү һәм хезмәт эшчәнлеге белән шөгыльләнүгә квоталар бирү белән бәйле нормаларны язарга", мөһаҗирләрне исәпкә алу, бармак эзләрен алу һәм күзәтүнең башка төрләрен билгеләргә тәкъдим иткән.

Алданрак Мәскәү хакимиятләренең шәһәр төзелешендә мигрантлар хезмәтеннән баш тартырга ниятләве билгеле булган иде. Башкаланың шәһәр төзелеше сәясәте һәм төзелеш мәсьәләләре вице-мэры Андрей Бочкарев сүзләренчә, төзелешне технологиялерәк итәргә һәм анда югары хезмәт хакларына азрак белгечне җәлеп итәргә кирәк.

Мэрия вәкиле белдерүенчә, хәзерге вакытта Мәскәүне реновацияләү програмы нигезендәге масштаблы төзелеш аркасында эшчеләр һәм инженерлар җитешми. Эшче көчләрнең җитешмәве 40 процентка якын дип бәяләнә.

Геном теркәлү – кешедән ДНК үрнәге алу ул. Бу 2008 елда кабул ителгән "Русия Федерациясендә дәүләт геном теркәлүе турындагы" канун тарафыннан көйләнә.


Хәзерге вакытта геном теркәлүне авыр яки аеруча авыр җинаятьләр, шулай ук җенси кагылгысызлык һәм шәхеснең җенси ирегенә кагылышлы җинаятьләр кылганы өчен хөкем ителгән һәм җәза мөддәтен үтәгәннәр мәҗбүри рәвештә үтәргә тиеш.

ДНК үрнәкләрен тикшерү эшләре барышында танылмаган мәетләрдән дә алырга мөмкиннәр.

Мигрантларны мәҗбүри геном теркәү фикере белән Бастрыкинның беренче мәртәбә генә чыгыш ясавы түгел. Әлеге фикерен ул 2011 елда да, шулай ук мигрантлар кылган җинаятьләрнең, шул исәптән экстремистик юнәлештәгеләренең артуы белән бәйләп алга сөргән иде.

Геном теркәү турындагы тәкъдимнәрне хакимиятнең башка оешмалары да әйтте. Мәсәлән 2016 елда бу хактагы төзәтүләр өлгесен Иҗтимагый пулатның социаль сәясәт, хезмәт мөнәсәбәтләре һәм гражданнарның тормыш сыйфаты комиссиясе рәисе Владимир Слепак та тәкъдим иткән иде. 2017 елда әлеге фикерне Эчке эшләр министрлыгы да хуплады.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!
🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG