Accessibility links

Кайнар хәбәр

Ростов колониясендә ике тоткын протест йөзеннән үзләренә ут төрткән


Ике тоткын кичке аштан соң ашханәнең түбәсенә менеп чалбарларына ут төрткән, соңрак аны үзләре сүндергән. Аларның тәннәре җиңелчә пешкән.

Ростов өлкәсенең кырыс тәртипле 14нче колониясендәге ике тоткын төрмә хакимияте таләпләренә каршылык күрсәтеп үзләренә ут төрткән дип хәбәр итә "Интерфакс". Агентлык хәбәрендә нинди таләпләр турында сүз баруы әйтелмәгән.

Җәзаларны үтәү федераль хезмәтенең (ФСИН) әлеге хәл уңаеннан биргән рәсми комментарында әйтелгәнчә, ике тоткын кичке аштан соң ашханәнең түбәсенә менеп чалбарларына ут төрткән, соңрак аны үзләре сүндергән. Бу эшне, янәсе, башка отрядка күчәселәре килмәгән өчен эшләгәннәр.

ФСИН мәгълүматына күрә тоткыннар "әһәмиятле булмаган җиңелчә пешүләр" алган, аларга шунда медицина ярдәме күрсәтелгән.

Сентябрьдә Иркутски колониясендәге тоткыннар даими рәвештә дәвам иткән мыскыллауларга һәм җәзаларга протест йөзеннән ачлык игълан иткән иде. Ачлык ике хөкем ителүченең үлеменнән соң игълан ителде. Эчке документларга күрә, бу колониядә хөкем ителүчеләрне түбәнсеткәннәр, анадан тума чишендергәннәр, кыйнаганнар, кулларын богаулаганнар, идән буйлап сөйрәп йөрткәннәр.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!
🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG