Accessibility links

Кайнар хәбәр

Politico Украина чигендәге Русия хәрби техникасының иярченнән төшерелгән сурәтләрен чыгарды 


Фотолардан күренгәнчә, техника чиктән якынча 300 километр ераклыкта булган Смоленски өлкәсенең Ельня шәһәрендә урнашкан.  

Politico басмасы Русиянең хәрби техникасын кабат Украина белән чиктә урнаштыруы турындагы күптән түгел чыккан хәбәрне дәлилләрдәй иярченнән төшерелгән фотолар чыгарды.

Фотолардан күренгәнчә, техника чиктән якынча 300 километр ераклыкта булган Смоленски өлкәсенең Ельня шәһәрендә урнашкан.

Сурәтләр Американың Maxar Technologies ширкәте тарафыннан 1 ноябрьдә төшерелгән дип искәртә газет. Аларда хәрби техниканың, шул исәптән танкларның, шулай ук үзйөрешле артиллериянең һәм җир өсте гаскәрләренең туплануы күренә диелә.

Басма мәгълүматына күрә, гаскәрләр 1нче гвардия танк армиясен үз эченә ала, аны Ельня тирәсенә янәсе әле сентябрь азагында ук күчерә башлаганнар.

Моннан тыш, басма Британиянең хәрби тематикада махсуслашкан Jane's нәшрияты анализына сылтана. Аңа күрә Русиянең 4нче танк дивизиясе Брянски һәм Курски районнарына күчерелгән.

Хәрби бүлекчәләр Т-80У хәрби танклары һәм үзйөрешле артиллерия җайланмалары белән җиһазландырылган ди Jane's белгечләре.

Русия президенты сүзчесе Дмитрий Песков әлеге фотоларны "сыйфатсыз ялган" дип белдерде. "Бу сурәтләрнең сыйфатына караганда, моңа ниндидер фикер белдерү һәм игътибар бирү дә кирәкми. Сүз Украина чиге турында бара, ә үзләре Беларус чиген күрсәтә", диде Песков.

Моннан тыш, ул "безнең хәрби техниканың яки гаскәрләрнең Русия җире буйлап йөрүе - безнең генә эш", дип искәртте.

Дүшәмбе Украина саклану министрлыгының күзләү баш идарәсе 2021 елның 1 ноябренә Украинаның дәүләт чигенә өстәмә рәвештә Русия хәрби бүлекчәләрен, коралларын һәм хәрби техникасын китерүләре теркәлмәде дип белдергән иде. Шул рәвешле Украинаның коралланган көчләр командованиесе The Washington Post-ның Украина белән чиктә Русия хәрбиләре төркеменең артуы турындагы 31 октябрьдә чыккан язмасына җавап бирде.

Соңгы мәртәбә Русия хакимиятләре хәрбиләрне Украина чигенә 2021 елның яз башында китергән иде. Киев һәм Көнбатыш илләре монда Украина иминлегенә куркыныч янавын күрде. Мәскәү исә гаскәрләрне китерүен хәрби күнегүләр белән бәйле дип аңлатты һәм башка илләргә хәвеф китерми, дип белдерде.

CIT бәйсез проекты аналитигы Руслан Левиев Ельняның Украинага караганда Беларус чигенә якынрак булуын искәртә, ә Русия биредә яңа танк полкы оештырырга теләве турында 2019 елда ук белдергән иде.

Соңгы айларда Украинага карата Русия хакимиятләренең риторикасы кырысланды, ә Донбасстагы низаг урынында киеренкелек артты. Фронтның бер бүлгесендә артиллерия катнашындагы атышлар нәтиҗәсендә Украина хәрбиләре арасында үлгән һәм җәрәхәтләнгәннәр бар. Үз чиратында Украина беренче мәртәбә Төркиядә җитештерелгән "Байрактар" бәрмә пилотсыз очкыч кулланды. Бу Мәскәү тарафыннан тәнкыйтьләнде.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!
🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG