Accessibility links

Кайнар хәбәр

Русия юстиция министрлыгы Мәскәү татарлары штабын ябу таләбе белән мәхкәмәгә шикаять иткән


Рөстәм Ямалиев

Русиянең юстиция министрлыгы Мәскәү татарлары штабын ябуны сорап мәхкәмәгә мөрәҗәгать иткән.

Мәскәү татарлары штабы җитәкчесе Рөстәм Ямалиев Азатлыкка Русиянең юстиция министрлыгының штабка каршы дәгъва белдерүен раслады. Аның әйтүенчә, бу эш Мәскәү татар милли мохтарияте рәисе Фәрит Фарисовның прокуратурага штабка карата күпсанлы мөрәҗәгатьләре аркасында кузгатылган.

"Җавап буларак, без мәхкәмәгә бу гариза нигезендә эш кузгатудан баш тартуны сорап гариза яздык. Берничә ай элек юстиция министрлыгы безнең низамнамәне үтәү ягыннан берничә җитешсезлек тапкан иде. Мәсәлән, анда безнең бөтен Русия буенча эшчәнлек алып бару күрсәтелмәгән. Алар безгә бу җитешсезлекләрне төзәтергә вакыт бирде", дип хәбәр итте Ямалиев Азатлыкка.

Министрлык таләбе үтәлгән очракта да штабның эшчәнлеге туктатылмый, дип аңлатты оешма башлыгы. "Бу безнең эшкә берничек тә тәэсир итмәячәк, бераз имиджга сукса гына инде. Без үзебез дә штабның эшчәнлек форматын үзгәртергә әзерләнә идек, хәзерге вакытта Мәскәү татарлары конгрессын теркәү өчен кәгазьләр әзерләнә, бу эш безне тизләтер генә дияргә була. Хәзерге Мәскәү штабының вәкаләтләре Щелковода теркәлгән Мәскәү өлкәсе штабына күчәчәк. Әлегә без министрлык кисәтүләрен үтәү белән шөгыльләнәбез", ди Ямалиев.

Мәскәү татарлары штабы 1997 елда "ДЛ-16" эшлекле кешеләр клубы каршында барлыкка килә - оешма ТАССРның элеккеге беренче секретаре Фикрәт Табеев җитәкчелегендә Татарстаннан чыккан татарларны берләштерү максатыннан оештырыла.

Сайтында белдерелүенчә, оешманың төп максаты - татар мәдәниятен һәм татар телен саклап калу, шулай ук Татарстаннан Мәскәүгә килүче кадрларга ярдәм итү. "Штаб" социаль челтәрләрдә актив эш алып бара.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!
🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

фикерләр (26)

бу форум ябык
XS
SM
MD
LG