Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Мәскәү татарлары штабы" Мәскәү татар конгрессын оештыру турында игълан итте


"Мәскәү татарлары штабы" утырышы.
"Мәскәү татарлары штабы" утырышы.

Мәскәү татар конгрессын теркәү өчен документлар Русия юстиция министрлыгына тапшырылган. Ул Дөнья татар конгрессына керергә җыенмый.

25 мартта "Мәскәү татарлары штабы" җыелышында Штаб җитәкчесе Рөстәм Ямалиев Мәскәү татар конгрессы оештыру турында игълан итте. Яңа оешма Дөнья татар конгрессының төбәктәге бүлеге булмаячак, шулай да аның составына керергә әзер икәнлеге искәртелде.

Ямалиев Азатлыкка белдерүенчә, Мәскәү татар конгрессын теркәү өчен документлар юстиция министрлыгына тапшырылган. "Документлар әзер, аларның теркәлүен кайнар көлчәләр көткәндәй көтәбез. Координация шурасына керергә 15 мохтарият һәм аерым шәхесләр әзер тора. Планнар бик зурдан — Мәскәүдә Татарстан һәм Башкортстан өчен яшьләрнең проблемнарын хәл итү, инвестицияләр җәлеп итү мәйданы булдыру, чит ил илчеләре белән турыдан туры эшләү. Оештыручылар — Штабның Мәскәүдәге һәм өлкәдәге ике юридик оешмасы, "ДЛ-16", "Туган тел" һәм ветераннар берлеге. Әлегә Мәскәү шәһәре конгрессы гына булачак, аны теркәп бетергәч, өлкәнекенә тотынырга була. Щелковода, безнең теркәлгән штаб бүлеге дә бар, анда 2020 елның апреленнән бирле яшьләр актив эшләп килә. Анда безнең дус, абруйлы мохтарият башлыгы Фәрит Мохтасаров актив эшли. Әмма ул да бөтен Мәскәү өлкәсен колачлап бетерә алмый — безне, мәсәлән, 20 зур шәһәрдә татар оешмасы юклыгы, студент якташлыклары булмавы борчый. Мәскәү өлкәсендәге һәр шәһәрдә сабантуй узарга тиеш, балалар бакчалары ачылырга тиеш. Без Мәскәү өлкәсендә Габдулла Тукай һәм Муса Җәлилгә һәйкәлләр куярга телибез", диде Ямалиев.

Аның сүзләренчә, Мәскәү конгрессы идарәсе коллегиаль булачак - ягъни сайлап куелган координация шурасы идарә итәчәк. "Бездә иң заманча, иң уникаль низамнамә булачак — ул яңа иҗтимагый оешмага сәүдә белән дә, хәйриячелек белән дә шөгыльләнергә мөмкинлек бирәчәк", диде Ямалиев.

Штаб җыелышында башка темалар да күтәрелде. Гомумиләштереп әйткәндә, Мәскәү төбәге татарларын 30 ел элек нинди проблемнар борчыса, хәзер дә шул ук — татар бакча һәм мәктәпләре юк, милли-мәдәни чараларны фидакарьләр генә оештыра.

"Мәскәү татарлары штабы" Дөнья татар конгрессыннан чыгарылуы билгеле булгач, штаб җитәкчесе Рөстәм Ямалиев альтернатив структура — Бөтенрусия татар конгрессы төзиячәген белдергән иде. Ләкин Милли шура рәисе Васил Шәйхразиев белән очрашудан соң Ямалиев яңа оешма төзү кичектерелүен хәбәр итте.

Сөйләшүләр барышында ике як та 2020 елның республика өчен зур чараларга бай булачагын истә тотып, компромисс тапкан, низагны зурга җибәрмәс өчен һәр як та үз өстенә ниндидер йөкләмәләр алган иде. Бу килешүдән соң бер елдан артык вакыт узды. "Мәскәү татарлары штабы" җитәкчесе Рөстәм Ямалиев үз ягыннан бу килешүнең барлык шартларын да үтәвен, ә Васил Шәйхразиев вәгъдә иткән әйберләрнең бер пункты да үтәлмәвен белдерде. Апрельгә кадәр Дөнья татар конгрессы белән мөнәсәбәтләр җайланмаса, Мәскәүдә аерым татар конгрессы оештыру эшенә керешәчәк дигән иде ул.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!

🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG