Accessibility links

Кайнар хәбәр

Мәскәү татарлары штабы: "Шәйхразиев хатасын танысын һәм төзәтсен"


Рөстәм Ямалиев
Рөстәм Ямалиев

"Мәскәү татарлары штабы", апрельгә кадәр Дөнья татар конгрессы белән мөнәсәбәтләр җайланмаса, Мәскәүдә аерым татар конгрессы оештыру эшенә керешәчәген белдерә.

"Мәскәү татарлары штабы" Дөнья татар конгрессыннан чыгарылуы билгеле булгач, штаб җитәкчесе Рөстәм Ямалиев альтернатив структура — Бөтенрусия татар конгрессы төзиячәген белдергән иде. Ләкин Милли шура рәисе Васил Шәйхразиев белән очрашудан соң Ямалиев яңа оешма төзү кичектерелүен хәбәр итте.

Сөйләшүләр барышында ике як та 2020 елның республика өчен зур чараларга бай булачагын истә тотып, компромисс тапкан, низагны зурга җибәрмәс өчен һәр як та үз өстенә ниндидер йөкләмәләр алган иде. Бу килешүдән соң бер елдан артык вакыт узды. "Мәскәү татарлары штабы" җитәкчесе Рөстәм Ямалиев үз ягыннан бу килешүнең барлык шартларын да үтәвен, ә Васил Шәйхразиев вәгъдә иткән әйберләрнең бер пункты да үтәлмәвен белдерә.

Конгресста беренче тапкыр кылынган мондый тупас гамәлнең сәбәбен әйтмәде, ярты елдан аңлатырга вәгъдә бирде

— Без Васил Шәйхразиев белән килешкәндә, ул ярты елдан штабның конгресска кайту мәсьәләсен кире карарга вәгъдә бирде. Мин бу мәсьәләне үзем хәл итә алмыйм, ярты елдан кабат җыелып, бу мәсьәләне күтәрербез, диде. Конгресс-2 булдыру татар дөньясын икегә бүләчәк, Мәскәү белән Казанны аерачак, дип басым ясады. Ул штабның егерме ел дәвамында офицерлар җыелышы уздыруын, Татарстаннан чыккан күп офицерларга торак төзүен, фатирлар белән ярдәм итүен, безнең интернет-ресурсларны белә. Без ул вакытта озак сөйләштек, килештек. Шәйхразиев үз адымының нәтиҗәләре нинди булачагын аңлады. Ул вакытта аңа безнең белән мөнәсәбәтләрне нормальләштерергә кирәк иде. Конгресста беренче тапкыр кылынган мондый тупас гамәлнең сәбәбен әйтмәде, ярты елдан аңлатырга вәгъдә бирде.

Коронавирус аркасында ярты елдан җыен узмады, декабрьгә күчерелде. Минем белән очрашкач, Шәйхразиев бу мәсьәләне декабрьдә караячакбыз, диде. Без боларны килешкәндә, мин үзебезнең адымнарны туктатып торырга сүз бирдем. Юкса, штаб шурасы да, штабның аксакаллар шурасы да катгый каршы иде. Шәйхразиев миңа "син хәзер үпкәле, без дөрес эшләмәгәнебезне аңладык", диде. Эш безнең шәхси мөнәсәбәтләрдә түгел, татар дөньясында, 2020 елга планлаштырылган эшләрдә. "Без үз ягыбыздан барысын да көйләрбез", дип вәгъдә итте. Ул үз ягыннан, беренчедән, конгресс сайтына штаб турындагы мәгълүматларны кайтарырга; икенчедән, конгресс чараларына штаб яшьләрен җәлеп итәргә; өченчедән, без ярты ел элек җибәргән бүләкләү хатларын карарга; дүртенчедән, җыенда безнең мәсьәләне карарга һәм конгресстан чыгару сәбәбен аңлатырга; бишенчедән, җанисәп алдыннан булачак сәфәрләргә штабны да җәлеп итәргә вәгъдә итте. Барысы биш пункт. Боларның берсе дә үтәлмәде. Декабрьдәге җыенда безнең мәсьәлә күтәрелмәде.

Шәйхразиев аңа кадәр бу мәсьәләләрне хәл итмәсә, Мәскәүдә татар конгрессы оештырачакбыз

Без декабрь башында үзебезнең ДЛ-16 клубы каршында 2020 елдагы эшләребез турында хисап тоттык. ДЛ-16 безнең җитәкчеләр түгел, бу — штабка нигез салган Фикрәт Табиев фикердәшләре, аксакаллар. Ул вакытта әле без конгресс җыенында штаб мәсьәләсе каралмаячагын белми идек, Шәйхразиев ел ахырына кадәр хәл итәр, үз сүзен үтәр дип, бу мәсьәләне гомумән күтәрмәдек. Хәзер апрель ахырына аксакаллар шурасы һәм ДЛ-16 клубының киләсе җыелышы билгеләнгән. Әгәр Шәйхразиев аңа кадәр бу мәсьәләләрне хәл итмәсә, без, аның белән килешенгәнчә, Мәскәүдә татар конгрессы оештырачакбыз, ул Дөнья татар конгрессына керәчәк. Мин Шәйхразиевка бу турыда февральдә (2020), Костромадагы очрашу вакытында белдердем.

Бу Дөнья татар конгрессының Мәскәүдәге филиалы буламы?

— Юк, филиал түгел. Шәйхразиев үзе Мәскәүдә филиал төзергә тели, хәтта миннән дә бу филиалны җитәкләр өчен кемне тәкъдим итәр идегез, дип сорады. Филиаллар Уфада һәм Төмәндә бар, шундый ук филиалны Мәскәүдә төзергә тели, ягъни Мәскәүдә үзенең координация үзәген. Безнең Мәскәү татар конгрессы башка булачак. Аны дөнья конгрессы түгел, без үзебез оештырабыз. Безнең төп максат — Мәскәү милли-мәдәни мохтариятенә керә алмаган егерме мохтариятне Мәскәү конгрессына кертү. Икенчедән, яңа мохтариятләр булдыру, бездә бит 130 район. Өченчедән, үз тирәбезгә иҗтимагый оешмаларны һәм җәмәгать эшлеклеләрен җыю. Без февральдә шул хакта килештек, ул вакытта без әле конгрессның киләсе утырышында безнең мәсьәлә каралмаячагын белми идек. Шуңа күрә без конгрессны штабка карата ташланган гаепләүләре өчен мәхкәмәгә бирмәдек. Юкса, бу турыда Казан матбугаты да язып чыкты.

Конгрессны мәхкәмәгә бирергә җыенуыгыз турындамы?

— Юк. Демократик конгресс эшендә катнашуы, Әсәдуллаев йортын тартып алырга җыенуы һәм Мәскәү өлкәсендә деструктив эшчәнлек алып баруы аркасында штаб конгресстан чыгарылды, дип, бер интернет-басма язып чыкты. Болар — Дөнья татар конгрессының ул чактагы рәисе Ринат Закировның штабны конгресстан чыгару хатында күрсәтелгән сәбәпләр. Мәхкәмә җентекләп карап гаепләүнең бер пунктын да акламады.

Мәхкәмә булдымы?

— Әйе. Казанның Вахитов районы мәхкәмәсе карады. Мәхкәмә карары нигезендә, KazanFirst редакциясе штраф түләргә, бу язманы алып ташларга тиеш.

Күптән түгел Ярославльдә узган очрашуга штаб та чакырылган иде бит?

— Бүгенге көндә штаб нәрсәгә ия: конгресс безне Zoom-конференцияләргә чакыра, елга бер уздырыла торган үзәк бүлгедәге чараларга чакыра. Әмма конгресстан чыгару сәбәпләрен аңлатулар, хатларга җавап, безне конгресска кертү мәсьәләсен күтәрү юк.

Рөстәм әфәнде, конгресста булу штабка ни бирә? Штаб конгресстан башка яши алмыймы?

Без элек милли стратегияне бергә эшлибез дип уйлый идек

— Без, бернинди үпкәләргә карамыйча, конгресс хәбәрләрен дә таратабыз. Аларның яңалыкларын җибәргән хатларга кертәбез.

Анысы аңлашыла. Ә сезгә конгресс нигә кирәк?

— Без дә милләт эшләре белән шөгыльләнәбез, без дә татар дөньясының бер өлеше икәнен аңлар өчен кирәк.

Бу да аңлашыла. Сез конгресстан башка да моның бөтенесе белән шөгыльләнәсез түгелме соң?

— Бергә эшләргә кирәк. Без элек милли стратегияне бергә эшлибез дип уйлый идек. Без хәзер алай уйламыйбыз. Без Мәскәүдә Татарстан сәясәтен уздырабыз. Без — Татарстанның форпосты.

Моның өчен сезгә конгресс кирәкми бит.

— Моның өчен конгресс кирәкми. Без былтыр йөз мәшһүр татар кешесеннән интервью алдык. Хәзер без китап язабыз. Бу йөз татарның һәрберсенең милләткә мөрәҗәгате бар. Бу китап үзе ниндидер дәрәҗәдә стратегия булачак.

Хәзер һәр татарның үз стратегиясе булачакмы?

— Август аенда Милли шурада стратегияне кабул итүдә мин дә катнаштым. Кабул иттек, соңыннан без аны штабта да сөйләштек. Ул безнең өчен ниндидер бер юл күрсәткеч булып тора.

Сез дә Милли шура тәкъдим иткән стратегия өчен тавыш бирдегезме?

— Әйе. Без ул стратегияне кабул итүне хуплап тавыш бирдек.

Ә соңыннан үз стратегиягезне яздыгызмы?

Безнең бу стратегиягә өстисе, Мәскәү төбәгенә җайлыйсы килә

— Без аның турында биредә штабта сөйләштек. Интернетка элдек. Әмма ул гомумән сәясәт векторын гына күрсәтә.

Абстракт, ягъни?

— Әйе, абстракт. Башкортларныкы күпкә конкретрак. Без ул стратегиягә каршы түгел. Без аны кабул иттек, хуплыйбыз. Әмма безнең бу стратегиягә өстисе, Мәскәү төбәгенә җайлыйсы килә. Шуңа күрә без йөз аксакалның фикерен җыеп, китап чыгарабыз.

Ул китап күбрәк җанисәпкә багышланган, шулаймы?

— Әйе, җанисәпкә дә кагыла. Төп асылы — милләткә мөрәҗәгать.

Сез конгресс белән бергә эшләргә, берләшергә телибез, бердәмлек булсын, дисез?

— Әйе, конгресста искиткеч яхшы кешеләр эшли.

Ләкин ул бердәмлек юк бит.

— Юк шул.

Бердәмлек зур оешмаларда гына түгел, урыннарда да юк. Менә Мәскәүдә үзара аралашмаган ничә оешма бар?

— Татарстанның Мәскәүдәге вәкиллеге һәм Мәскәү татар милли-мәдәни мохтарияте белән элемтәбез юк. Әле тагын рәсми теркәлгән унбиш җирле мохтарият бар, без алары белән хезмәттәшлек итәбез. Без Мәскәү конгрессы оештырсак, алар безгә кушылырга әзерлеген белдерде.

Ягъни тыныша алмаган өч могикан булырга торалар?

— Нинди могиканнар? Мәскәү мохтарияте барысы кәгазьдәге өч җирле мохтарияттән тора.

Ләкин аларның ресурслары, матди терәге, рәсми йөзе бар.

— Әйе, матди яктан тәэмин итү бар.

Бу өч структура уртак эш өчен берләшә алмый. Бу әле Мәскәүдә генә. Башка төбәкләрдә дә бит бердәмлек юк, кимендә икешәр үзәк.

— Әйе, татар дөньясында бердәмлек юк. Шәйхразиевка моның белән шөгыльләнергә кирәк.

Ә берләшү реаль дип уйлыйсызмы?

— Тырышырга кирәк, киңәшү өстәле янына утыртырга кирәк.

Төбәкләрдәге оешмалар нигә берләшә алмыйлар? Проблем бит Мәскәүдә генә түгел. Мәсәлән, шул ук Ярославльдә, чит илләрдә — Германия, Британия, Канадада кимендә икешәр оешма үзара нидер бүлешә — кем конгресска керә, кем төбәктәге татарларның йөзен күрсәтә. Аларны ничек берләштерергә? Гомумән, берләштерергә омтылу урынлымы?

— Ярославльдә дә бар проблем, дөрес әйтәсез. Проблем аерым кешеләрдә. Сөйләшү өстәле янына утыртырга. Без вәкиллек белән дә, мохтарият белән дә килешергә әзер, безнең ишек ачык, без хезмәттәшлеккә әзер. Әмма алар әзер түгел, беренчедән. Ә икенчедән, Мәскәүдә бөтен әйбер бер кешегә барып төртелә. Аның принцибы — бүлгәләп хакимлек итү. Мәскәү өлкәсен ызгыштырып бетерде, хәзер Пушкинода өченче үзәк төзетеп ята. Мәскәү төбәгендәге татар дөньясындагы барлык низаглар да бер конкрет кешегә килеп терәлә.

Ягъни бу аерым бер шәхес факторы? Ул вазифадагы кеше алышынса, башка курс булыр идеме?

— Башка курс булыр иде. Татарстанның Русиядәге вәкаләтле вәкиле Равил Әхмәтшин өчен матди як мөһимрәк. Ул дәүләт түрәсе, татар теле өчен җан атарга теләми.

Ни әйтсәгез дә, Татарстан вәкиле Татарстан дәүләт сәясәтен алга сөрә. Татарстан ике-өч үзәк ясап, урындагы татарларны бүлү белән шөгыльләнә булып чыгамы?

— Татарстан моның белән шөгыльләнми. Бу — Әхмәтшинның шәхси инициативасы. Ул башкортлар белән аралашуны тыя, Мәскәүдәге башкортлар белән бөтен аңлашылмаучанлыкларны ул тудыра. Православ татарлар белән аңлашылмаучанлыкны да — ул.

Ә сез православ татарлар белән берләшергә кирәк дип саныйсызмы?

— Алар да татар. Алар да безнеке. Берләшергә, аралашырга кирәк. Мәскәүдәге башкортлар белән дә берләшергә кирәк. Безнең штаб та Татар-башкорт штабы дип атала.

Ә Башкортстанның тулы вәкаләтле вәкиллеге белән сез нинди мөнәсәбәттә?

— Ун ел эчендә биш вәкил алышынды бугай инде. Без һәрберсе белән яхшы мөнәсәбәттә, аралашып торабыз. Башкортлар белән, аларның яшьләре белән яхшы, нормаль мөнәсәбәтләр.

Җанисәп темасы бу мөнәсәбәтләргә тәэсир итмиме?

Мәскәүдә татар-башкорт аңлашылмаучанлыгын вәкиллек кенә тудыра

— Җанисәп мәсьәләсе тәэсир итми. Яшьләр белән без башкортларның бу яктан хәлләре тагын да авыррак булуы турында фикер алышабыз. "Сез үз телегезне саклагыз, без — үзебезнекен", дибез аларга. Без бергә, без — тугандаш халык. Алар безнең табиблар клубына да, офицерлар клубына да керә. Мәскәүдә татар-башкорт аңлашылмаучанлыгын вәкиллек кенә тудыра — татар якташлыкларына башкортларны кертмәскә, татар чараларына башкортларны чакыртмаска куша.

Дөнья татар конгрессы кебек структуралар хәзерге көндә актуальме? Биредә бюрократия көчле, шулай булса да, низамнамә, тавыш бирү кебек формальлекләрне дә теләгән җитәкче үзе теләгәнчә бозып, үз җаена куллана ала.

— Безнең вазгыятькә килгәндә, ике вариант бар: Шәйхразиев бу адымга үз ихтыяры белән баргандыр дип ышанасы килми, аны яки мәҗбүр иткәннәр, яисә аңа ниндидер кәгазьләр күрсәтеп, башын бутаганнар. Аның хәзер үзенә кыен, ул йөзен саклап калырга тели.

Бу бер эпизод. Ә гомумән?

— Хәзер мөһим мәсьәлә — җанисәп. Шәйхразиев күп йөри, күп мәсьәләләрне хәл итә. Бу структура кирәк һәм мөһим. Без Казанда җыелышабыз, аралашабыз, бер-беребезгә йөрешәбез, тәҗрибә уртаклашабыз.

Егерме-утыз ел элек мондый оешма кирәк булгандыр. Ә хәзер?

— Конгрессның төп бурычы — стратегия язу иде. Алар әле тагын берне ясар, булганына өстәмә итеп. Без бит ул стратегияне бөтен дөнья белән сөйләштек, бик күп тәкъдимнәр җибәрдек.

Юл харитасы чыгарылыр дисезме?

— Әйе. Бу структураның хәзерге көндә беренче проблемы — кадрлар картаюы. Урыннарда яшь кадрлар булдыру белән шөгыльләнергә кирәк.

Штабның активы бу яктан чагыштырмача яшь. Эшчәнлек ысулларыгыз да үзгә, беркемнекенә дә охшамаган. Ә җирле мохтариятләрнең эшчәнлеге гадәттә бертөрле сабантуйлар оештыру, Казандагы җыеннарга бару. Бу эшчәнлек инде бернинди "продукт" бирми.

— "Продукт" — татар балалар бакчалары, татар сыйныфлары булырга тиеш. Бик мөһим мәсьәлә калка — бизнесны уяту. Без иртәгәсе көнне хосусый бакчаларда, яслеләрдә күрәбез. Бизнеска сигнал бирергә кирәк. Конгресска эшмәкәрләр белән күбрәк киңәшергә, аралашырга кирәк. Конгресс кирәк дип саныйм. Шулай да ул кайбер үзгәрешләр кичерергә тиештер: урындагы кадрларны яшәртергә, уңай тәҗрибәләргә таянырга, коммерцияләшергә, бөтен төбәкләрдә дә тагын штаблар ачарга. Ләкин ул штабларны ялган гаеп белән башка куып чыгармасын.

Апрельдәге очрашуыгыздан соң Мәскәүдә яңа конгресс оешканын көтәргәме?

— Ул очрашуга кадәр конгресска кайтару мәсьәләсе хәл ителмәсә, без үзебезнең YouTube каналына мәрхүм Рәшит Әхмәтовның журналист тикшерүен эләчәкбез. Видеодагы шаһитлар Милли шура җыенында штабны конгресстан чыгаруны яклап "тавыш бирү" өчен үзләрен ничек үгетләгәннәрен сөйли. Конгрессның әйтер сүзе бар икән, үз җавабын элсен. Юкса, татар дөньясы вәкилләре миннән һәрвакыт ни өчен безне шулкадәр хурлык белән конгресстан куып чыгаруларын сорый. Шәйхразиев кыюлыгын җыеп, кем басымы астында, ни сәбәпле бу гамәлгә баруын әйтсен, хатасын танысын һәм төзәтсен. Юкса, бу хата тәндәге чуан кебек кала бирә — йә тиш син аны, йә ул үзе бәреп чыгачак. Апрель ахырында үз фильмыбызны да, мәхкәмә карарын да интернетка куячакбыз. Кеше күзендәге кибәкне күрәбез, үзебезнекендәге бүрәнәне күрмибез.

Атказанган табибны, дөреслекне ачып язган мәкаләсе өчен бер телефон шалтыратуы белән рәислектән алалар

Штабныкы кебек вазгыять Шәйхразиевның үз шәһәрендә кабатланды — атказанган табибны, дөреслекне ачып язган мәкаләсе өчен бер телефон шалтыратуы белән рәислектән алалар, аның урынына сайланмаган кешене билгеләп куялар. Бу — штаб-2. Августта Милли шура утырышына килгән Алик Локмановны "Без синең урынга башка кешене куйдык" дип каршы алалар. Егерме ел гомерен иҗтимагый хәрәкәткә биргән кешене рәсми рәвештә озатырга, яңасы өчен тавыш бирергә кирәктер бит инде. Милли шураның низамнамәсе кайда? Яңа кешене ничек кабул итәргә, киләчәктә ничек озатырга җыеналар? Локманов бит Милли шура әгъзасы, тавыш биреп сайланган кеше. Хәзер теләсә кемне "Син хәзер Милли шурада түгел" дип, шулай алып куеп була дигән сүзме? Штаб мисалында сынап карадылар да, хәзер һәрвакыт тыныч кына шулай кыланачаклармы?

Рөстәм әфәнде, "җәйге килешүегез" уңмады, "кышкы килешү" шартлары да үтәлмәде. Милләт хакына, дип сорасалар, сез тагын килешергә әзерме?

— "Белое солнце пустыни" фильмында бер фраза бар — "Алдаячаклар бит, алдаячаклар", ди. Алдадылар менә үземне. Апрель җыелышыннан соң безнең аксакаллар шурасы, бу вазгыятьне чишү юлын сорап, Русия президенты аппаратына мөрәҗәгать итәргә җыена.

Бу — татарның эчке мәсьәләсе түгелме? Ник моны тышка чыгарырга?

— Әйе, татар мәсьәләсе. Алайса, штаб нишләргә тиеш? Икенче яңагын куяргамы? Без бит Шәйхразиевка язабыз — җавап юк. Аңлатсын.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!

🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG