Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татар штабы: "Безне конгресс солдатлары дип атарга буладыр"


Рөстәм Ямалиев

Узган ел татар дөньясында игътибар җәлеп иткән вакыйгаларның берсе — Мәскәүдәге Татар штабы белән Казандагы Дөнья татар конгрессы арасындагы тартышу булды. Татар штабының конгресстан чыгарылуы билгеле булгач, Штаб җитәкчесе Рөстәм Ямалиев альтернатив структура — Бөтенрусия татар конгрессы төзиячәген белдерде. Ләкин Милли шура рәисе Васил Шәйхразиев белән чираттагы очрашудан соң яңа оешма төзүнең кичектерелүе мәгълүм булды. Азатлык Рөстәм Ямалиев белән әңгәмә корды.

— Рөстәм әфәнде, Сезнең Васил Шәйхразиев белән очрашуыгыз кем башлангычы иде?

— Очрашу Шәйхразиев башлангычы белән узды. Алар бит башта аңлашылмый торган ысул белән безне читләштерделәр, соңыннан безнең белән очрашып, сөйләшү юлларын эзли башладылар. Мин башта каршы идем, ләкин конгресстагы берничә кешенең, мин аларның сүзләренә колак сала торган дусларның үтенеченнән соң, эш шәхсән миндә дә, Шәйхразиевта да түгел, бу сөйләшү милләт өчен кирәк, дигәч, риза булдым. Башта гадәттәгечә конгресс аппаратында очрашабыз дип сөйләшкән идек, соңгы минутта алар Кирмән территориясендә дип үзгәрттеләр. Без намаздан башладык. Шәйхразиев сөйләшүне шунда ук дәвам итәргә тәкъдим итте. Милләт өчен, татар халкының киләчәге өчен догалар укыдык, шунда ук сөйләшергә калдык.

— Матбугатта шау-шу чыккач, Татарстан хакимияте Шәйхразиевка сезнең белән янә дуслашырга кушканмы? Ничек уйлыйсыз?

— Милли шураның ул утырышы бит бик үзенчәлекле булган. Үз фикере булган, каршы әйтергә курыкмаган кешеләрне кертмәгәннәр. Җыелыш ябык ишекләр артында узган. Штабны конгресстан чыгару турындагы сорау көн тәртибендә булмаган, без утырыш алдыннан шалтыратып сорадык – ул тема көн тәртибендә юк, дип берничә кеше раслады. Без шуңа бернинди адымнар да ясамадык, беркемнән дә яклау эзләмәдек. Ишетүемчә, тавыш бирү игълан ителгәч, анда катнашкан 33 кешенең 7се катгый каршы чыккан – алар Штаб белән, аның эшчәнлеге белән таныш, калган 26 кешенең 13е – уңай, калган 13е каршы тавыш биргәч, кворум тулмаганын күреп, Шәйхразиев "миндә ике тавыш!" дип (чынлыкта андый әйбер уставта бөтенләй юк) тавыш бирүне ябып, залдан чыгып киткән, утырыш тиз генә йомгакланган. Бу җыелышның видеолары да бар. Бәлки, Шәйхразиев үзен деструктив көчләр бутаганын, башка кешеләр мәнфәгате капкынына эләгүен аңлагандыр. Икенче версия – ул бу карарны үзе шәхсән кабул иткән.

Ләкин бу эштә Татарстанның Мәскәүдәге вәкиллеге позициясе "ак җепләр белән тегелгәне" күренеп тора. Аның җитәкчесе Равил Әхмәтшинның гадәттә конгресста бер эше юк, утырышларының берсендә дә катнашканы юк, моңа кадәр конгресска юлны да белми иде. Хәзер аңа үзенең имиджын, авторитетын күтәрергә кирәк.

Әхмәтшин белән безнең арада каршылыклар чыгуның сәбәбе – ул миңа берничә тапкыр "татар теле белән шөгыльләнүне туктат, түгәрәк өстәлләрне туктат, Мәскәүдә яшьләр белән ул темага чаралар уздыруны туктат" дип мөрәҗәгать итте. Бусы – айсбергның күренеп торган өлеше генә.

Икенче сәбәбе – матди як. Вәкиллекнең болай да аз спонсорлары бу спонсорлыкның үтәкүренмәле булмавына зарлана, алар фикеренчә, вәкиллекнең телне саклау юнәлешендә эше күренми, чаралар аз. Вәкиллекнең андый максаты да юк, татар телен саклау вәкиллек вазифасына керми. Шулай да ул кешеләр берничә тапкыр бу темага үз сүзен әйтеп килде, алардан Штабка ярдәм итү фикере дә яңгырады – спонсорлык ачык түгел, вәкиллек чараларына акча бер үк кешеләрдән диярлек җыела, ул суммалар аңлашылмый, контроль юк, кемне кая чакыру, кемгә бүләк тапшыру турында уртак фикерләшү юк. Вәкиллек оештырган чараларга лояль кешеләр генә, үз кешеләре генә йөри. Үз фикерләре булган, татар җәмәгатьчелеге арасында мөхтәрәм саналган кешеләр, күпчелек мохтарият рәисләре вәкиллек белән бөтенләй аралашмый – хәзерге көндә теркәлгән 26 мохтариятнең бер-икесе генә вәкиллек белән аралаша.

Безне Әсәдуллаев йортын тартып алуда роль уйнауда гаеплиләр, юкса, без бу йортны 2012 елда коткаруда, татарларга кире кайтаруда катнаштык. Без беркайчан да бу йортка дәгъва итмәдек. Сайтта да безнең бу темага рәсми мөрәҗәгатебез бар. Шунысы бар – бу йортны кайтаруны яклап уздырылган митингларга безнең яшьләрне катнаштырмагыз, дип Фәрит Фарисов (Мәскәү шәһәре милли-мәдәни мохтарияте рәисе) һәм Равил Әхмәтшин (Татарстаннның Мәскәүдәге тулы вәкаләтле вәкиле) исеменә мөрәҗәгать иттек. Бу митинглар килештерелмәгән иде, анда "Русия хөкүмәте татарларның йортын тартып ала", "татарларны кысалар" дип Русия хөкүмәтенә каршы шигарләр бар иде, аңа вәкиллек каршында эшләүче яшьләр шурасы да җәлеп ителде.

— Әсәдуллаев йортын яклау петициясенә имзалар җыелуы билгеле, ә нинди митинг турында әйтәсез?

— Әсәдуллаев йорты мәсьәләсе каралган утырышлар вакытында мәхкәмә каршында урамда ике көн митинглар булды.

Менә сез очрашу кем инициативасы дип сорадыгыз. Минем уемча, эш шунда: алда бик җитди ел көтелә, бик күп мөһим эшләр көтелә –республиканың 100 еллыгы, җанисәп, президент сайлау. Шул ук көнне конгрессның президентның яңа мөддәткә калу мәсьәләсен каравы да ролен уйнагандыр. Штабның ресурсларын, аеруча интернет даирәсен исәпкә алып (бездә иң күп санлы язылучылар, мәсәлән, Youtube каналында язылучылар саны 5 меңнән артты), президент аппараты киңәше беләнме, алар Ямалиев белән татулашу, Штаб белән хезмәттәшлек кирәк дип карар иткәндер. Сер түгел, безнең очрашуларга президент аппаратыннан да киләләр. Президентның эчке сәясәт бүлегеннән килүче дә бар.

— Русия президенты аппаратыннанмы?

— Әйе. Без үзебезнең эшчәнлек юнәлешен алар белән дә килештерәбез. Президент сайлау вакытында татарларның күпчелеге, татар телен яклый дигәнгә ышанып, Собчак өчен тавыш бирергә яки Навальный митингларына барырга чакырганда, без төрки дөнья халыкларын Путин намзәтен хупларга чакырып, мөрәҗәгать белән чыктык – болар барысы президентның эчке сәясәт бүлеге белән килешенеп эшләнде. Безне тәнкыйтьләүчеләр дә күп булды, янәсе, Путин безгә татар телен укытуны тыя. Без хөкүмәткә каршы хәрәкәттә катнашмыйбыз, без үзәкләштерү сәясәте яклы. Бәлки, бу да каршылыкка сәбәпнең берседер. Бәлки, Штабның Мәскәүдәге бизнес-структуралар белән бәйле булуы да сәбәптер – мин үзем, мәсәлән, төзелеш белән шөгыльләнәм, татарстанлылар өчен ташламалы шартларда йөзләгән фатир төзедем, безнең ширкәт аша тагын йөзләгән фатир сатуга әзерләнә. Төп сорауга җавап булырлык версияләрнең берсе – Шәйхразиев, Татарстан президенты аппараты, Русия президенты аппараты белән тирән конфронтациягә кермәс өчен, Ямалиевка каты кагылырга теләми.

— Сезнең сүздән аңлашылганча, Равил Әхмәтшин һәрчак Татарстан президенты аппараты исеменнән эш итә. Ә аппаратның сезгә турыдан-туры чыкканы булдымы?

— Беркайчан да. Әхмәтшин, вәкиллектән тыш, вице-премьер вазифасын да башкара, ягъни аппарат кешесе. Шуңа күрә Штабка каршы эш алып барганда да аның сүзләрен беркемнең дә, беркайчан да шик астына алганы булмады.

— Сезнең белән килешү теләге Штабның татар конгрессына альтернатив оешма ясавыннан куркудан дип уйлыйсызмы?

Конгресстан аермалы буларак, без күп нәрсәне ачыкча әйтә алабыз

— Штаб эшчәнлеге чорын икегә бүлеп карыйк: конгресстан чыгарылганчы һәм конгресстан чыгарылгач. Безнең эшчәнлек конгрессныкыннан болай да аерыла. Конгресстан аермалы буларак, без күп нәрсәне ачыкча әйтә алабыз: мәсәлән, катнаш никахлар хакында, башкортлар белән дуслык турында. Без барлык чараларга Мәскәү башкортларын чакырабыз, соңгы 4-5 елда төрки халыкларны да актив җәлеп итәбез. Вәкиллек белән бу темада да без капма-каршы позициядә – вәкиллек башкортлар белән бергә эшләүгә каршы, алар чараларга башкортларны чакырмый. Ә Мәскәүдә тормыш башкачарак, без монда үзебезне башкортлар белән туганрак хис итәбез. Хәтта Speed Dating кебек яшьләрнең танышу кичәләренә дә башкортларны чакырабыз, Штабның телеграмдагы төркеме дә "Татар-башкорт штабы" дип атала, безнең "Гиппократ" табиблар клубында да башкортлар бар, аксакаллар шурасы да "Татар-башкорт аксакаллар шурасы" дип атала.

— Татарстан белән Башкортстан соңгы вакытта үзара дуслык хакына төрле җитди адымнарга барганда – Миңнеханов белән Хәбиров килешү имзалады, Уфада Татарстан мәдәнияте көннәре узды, Тукайга һәйкәл ачылды, Чаллы мәктәпләрендә татар сыйныфлары ачмакчылар – вәкиллекнең мондый эмбаргосы аңлашылмый. Бу каршылыкның сәбәбе нидә?

— Бернинди каршылык та юк. Бу каршылык та, кимсетү дә түгел. Миңнеханов сәясәтенә каршы чыгу да түгел, бу – Әхмәтшинның үз позициясе, ул башкортлар үз мәсьәләләрен үзләре хәл итәргә тиеш дип саный, башкортлар – аерым, татарлар – аерым. Бәлки, аныңча бу рациональрәктер.

— Конгресс белән мөнәсәбәтләргә кайтыйк: сезне конгресстан ике тапкыр читләштерделәр. Ә сез үпкәләмәдегез дә. Сезгә нидер вәгъдә иттеләрме?

— Яз көне Васил Шәйхразиев белән очрашканда, аксакаллар шурасының Путинга хат язарга җыенуын әйттем. Яки Штабның гаебен күрсәткән берәр кәгазь күрсәтегез, дип сорадым. Алар бит Штабны Әсәдуллаев йорты проблемнарында гаеплиләр. Ринат Закиров Штабны конгресстан чыгарыр алдыннан хат җибәрде, ул хатта моның өч сәбәбе күрсәтелгән иде:

  1. Демократик конгресс белән хезмәттәшлек. – Без алар белән хезмәттәшлек итү түгел, минем анда булганым да юк, ни белән шөгыльләнгәннәрен дә белмибез.
  2. Мәскәү өлкәсендә конфронтация оештыру. – Нинди конфронтация? Мәскәү мохтарияте белән чагыштырганда, Мәскәү өлкәсе мохтарияте рәисе Фәрит Мохтасаров белән безнең мөнәсәбәтләр бик яхшы, мине мохтариятнең һәр утырышына чакыралар, үзара хезмәттәшлек турында килешү бар. Моннан тыш, өч ел элек без Мәскәү өлкәсендә милли үсеш үзәге төзедек, ягъни Мохтасаров белән хезмәттәшлек өчен безнең Мәскәү өлкәсендә аерым штаб бар, ул үзәк Щелковода теркәлгән, аның өчен махсус офис арендаланган.
  3. Әсәдуллаев йортына дәгъва итү. – Бусы инде урынсыз гаепләү.

"Җәйге килешү" вакытында без Шәйхразиев белән ике яктан да үз өстебезгә ниндидер йөкләмәләр алдык: Штаб бу теманы үзенең интернет-ресурсларына чыгармый, Шәймиев һәм Мөхәммәтшин белән очрашу вакытында мин бу теманы күтәрмим, Путин исеменә язылган шикаятьне һәм аксакаллар шурасының Миңнеханов исеменә язган хатларын җибәрмибез. Мин биш пунктны да үтәдем. Шәйхразиев үз чиратында безне конгресс чараларына чакырып торырга, яшьләр белән аралашуны һәм безнең чаралар хакындагы материалларны конгресс сайтында чыгаруны дәвам итәргә вәгъдә итте. Төрле сәбәпләр аркасында, өч пунктның берсе дә үтәлмәде: ярты ел эчендә конгресс сайтында Штаб турында бер материал да чыкмады, без конгрессның бер чарасына да чакырылмадык, мөселман форумында минем чыгыш алып ташланды, авыл Сабантуена чакыру исемлегеннән мине сызып ташладылар. Безне шулай ашыга-ашыга чыгарып ташлау нигә кирәк булгандыр – ахырына кадәр аңлап бетермим, моны беркем дә аңлап бетерми. Әхмәтшин версиясе буенча, Штаб хокук саклаучыларны кызыксындыра, янәсе, без ниндидер "кара исемлек"ләрдә. Бусы – миф. Ай саен безнең офицерлар клубы җыела, анда хокук саклаучылар да, экстремизмга каршы хезмәт вәкилләре дә бар, без ниндидер кара исемлекләрдә булсак, алар безнең белән аралашыр идемени?

Алдагы елда булачак зур вакыйгалар алдыннан бүлешү килешми

Хәзер икенче түгәрәктән киттек – минем пресс-конференция килешенгән иде, бөтенрусия конгрессы өчен документлар әзерләнгән иде – без бу теманы туктатып тордык. Чөнки Шәйхразиев та, мин дә милләт өчен эшлибез, алдагы елда булачак зур вакыйгалар алдыннан бүлешү килешми.

— "Җәйге килешү" үтәлмәде дисез. Ә "кышкы килешү" үтәлмәсә, нишлисез?

— Анысын иртәгә уйларбыз. Мин Шәйхразиев турында бик югары фикердә, ул күп йөри, күп аралаша, киң фикерли. Ул безнең Татарстан мәхкәмәсенә дә, Мәскәү мәхкәмәсенә дә документлар әзер икәнен белә. Милләтне аермас өчен, республиканың 100 еллыгы һәм, иң мөһиме, җанисәп алдыннан җәнҗал булдырмас өчен, шәхси үпкәләрне артка куеп торырга килештек. Штаб конгресстан чыккан очракта, конгресстан тыш хезмәттәшлек турында килешү имзалау мөмкинлеген карарга килештек.

— Сез Башкортстанга барып зур чара уздырганнан соң мәрәкә киткән. Ранэль Зиннәтуллин (Татарстан хакимиятенең Башкортстанда вәкиле) ул чарада катнашучыларга шелтә белдергән. Сезнең белән эшләргә ярамый дип кисәткән. Ни өчен Башкортстанда мондый реакция булды дип саныйсыз?

— Бу бер генә кешенең реакциясе. Зиннәтуллинны без чакырдык. Ул килмәде. Ул үз сәхифәсендә Алик Локмановны "опальный" дип атаган - болай атарга аның бер хакы юк. Локманов ул – легендар шәхес, аны Башкортстанда яшәүче татарлар ярата, хөрмәт итә. Безнең тикшерелмәгән мәгълүматка күрә, бу безнең Мәскәүдәге "дуслар" сүзләреннән язылган пост дип аңларга кирәк.

— "Татар-Информ"га күрә, сезгә Васил Шәйхразиев Башкортстан, Екатеринбур, Пермь, Чиләбе, Новосибирски кебек җанисәп авыр булырга мөмкин урыннарда эшләргә тәкъдим иткән. Яшьләр белән эшләү сезгә йөкләнгән дип аңлашыла. Бу эшчәнлек нинди булачак, төгәлрәк беләсе иде?

— Бу исемлекне Ринат Закиров төзеп бирде. Иң катлаулы төбәкләр бу. Безнең берничә сәфәр планлаштырылган. Мин күптән түгел Новосибирски, Магнитогорски, Курган кебек шәһәрләрдә булдым, андагы татарлар белән очраштым. Мине беләләр, интернет аша безнең эшчәнлек белән танышып баралар. Мин үземнең кирәклегемне аңладым. Мин күп нәрсәләрне туп-туры әйтәм, дәүләт оешмалары әйтә алмый. Безнең, мәсәлән, Башкортстанда җитди проблемнар бар. Башкортлар искиткеч халык, анда яхшы кешеләр яши. Ләкин алар арасында да деструктив көчләр бар. Татарча диктант тирәсендәге җәнҗал вакытында моны барыбыз да күрдек. Урыннарда алар татар милли хәрәкәтен өнәп бетерми. Юкса, аларга башкорт телен үстерү белән шөгыльләнергә кирәк. Безнең татар телен үстерү өчен башкарылган эшләрне алар аңлап җиткерми. Алар белән аңлату эшләре алып барырга кирәк. Шәйхразиев бу эштә минем оештыру һәм аңлату сәләтен күрә.

Безгә хәзер Бәйрәмованың 10 мең клоны кирәк, шул очракта җанисәп югары дәрәҗәдә узачак

Бәйрәмовалар кирәк, аны төрле кеше төрлечә кабул итсә дә, аның хәзер аеруча кирәклеге аермачык, безгә хәзер Бәйрәмованың 10 мең клоны кирәк, шул очракта җанисәп югары дәрәҗәдә узачак. Миңа Бәйрәмова дәрәҗәсенә бик ерак, ул – гигант, айсберг, авыр категория, без аның белән берничә чарада бергә чыгыш ясадык, аның белән мине чагыштырырлык та түгел, әлбәттә. Язучылар, тарихчылар бар, Бәйрәмова кебекләр юк. Андыйларны уятырга кирәк, шул кешеләр белән сөйләшергә кирәк. Шәйхразиев ул төбәкләрдәге яшьләр белән аралашырга тәкъдим итә.

— Яшьләр белән ничек эшләргә җыенасыз?

— Без аларны үзебезнең яшьләр чараларына чакырачакбыз.

— Мәскәүгәме?

— Әйе. Без соңгы 5 елда төрле урыннардан – Актаныш, Түбән Кама, Чаллы, Казан, Чиләбедән яшьләрне чакырып торабыз, хәзер тагын да күбрәк чакырачакбыз. Сәясәт векторы – җанисәп. Без бу тема белән инде бер ел шөгыльләнәбез. Мәскәүдә дә бу тема авыр – катнаш никахлар күп, татарча белмиләр. Ә теге төбәкләрдәге авырлык – анда татарларны бүләргә тырышалар, себер татарлары, православ татарлар, әллә нинди татарлар, башкорт дип язу фикерләре яңгырый.

— Конгресс Башкортстан татарлары белән актив эшләмәде, барысын да Штабка аударачакмы?

Без хәзер конгрессны тиз генә алыштыра алмыйбыз

— Без хәзер конгрессны тиз генә алыштыра алмыйбыз, Закиров, Борһанов, Тукаев кебек аксакаллар юк бездә, оештыру көчләре дә башка дәрәҗәдә. Без килешкән эш юнәлешләрендә мөмкинлегебез булган кадәр эшләячәкбез. Безне конгресс солдатлары дип атарга буладыр.

— Сер түгел, җәмәгатьчелекнең татар конгрессына дәгъвалар күп, аның эше белән канәгать түгел, бу татар телен яклаганда ачык күренде, конгресс бу мәсьәләдә пассив иде, шартнамәне якларга кирәк чакта дәшми калды. Быел ике татар баласы Кытайга депортациядән куркып мәхкәмә юлын таптый, конгресс аларның проблемнарынан читләште. Сез конгрессның эшчәнлеген ничек бәялисез?

— Конгресс юк, дип күз алдына китерсәк? Кем кала?

— Федераль милли-мәдәни мохтарият бар әле...

— Ул нишли? Урыннардагы мохтариятләр барыбер конгресс белән эшли. Конгресс оештырган очрашулар да бик кирәк. Күпме кеше тәнкыйтьләгән сабантуй да – ул горурлык, тарих. Дамир Исхаков, Альберт Борһанов төбәкләргә чыгып йөри – бусы да шул хәтле кирәкле әйбер. Алар төбәкләргә эш векторын, әдәби әсбаплар бирә. Без оештырасы Бөтенрусия конгрессына күчәргә теләгән кешеләр белән дә мин конгресс чаралары аша таныш. Алар ни өчен иртәгә үк минем Бөтенрусия конгрессына күчәргә әзер – хәзерге конгресста коммерцияләштерү юк, яңасында коммерцияләштерү булачак: төзүче – төзүче белән, бизнес – бизнес белән, банкир – банкир белән коммерцияле структуралар булдыра алачак, татарлар баесын дип эш алып барабыз, ә хәзергә конгресста андый әйбер юк.

— Сорау конгрессның сезгә тигән файдасы турында түгел бит. Сез конгресс эшчәнлегенә нинди бәя бирер идегез?

— Анда милли идеялы, уникаль кешеләр эшли – Кадрия Идрисованы гына алыйк. Андый кешене тагын каян алыр идегез? Ул бит бик кирәкле эш алып бара. Дамир Исхаков, Альберт Борһанов – болар да милләт өчен янып йөрүчеләр. Конгресс коллективына ун плюс балл куяр идем.

— Конгрессның эшчәнлеген ничек үзгәртер идегез?

— Төбәкләргә ешрак чыгарга, аңлату эшләре алып барырга кирәк. Эшкуарлар белән шәхси татар ясле-бакчалары булдыру турында сөйләшергә кирәк. Урындагы бизнеска ярдәм итәргә, милли идеологияне үстерергә кирәк.

— Штаб хәзер татар-башкорт оешмасы дип атала. Яңа конгресс та татар-башкорт булачакмы?

— Әйе, берсүзсез, татар-башкорт оешмасы булачак. Аксакаллар шулай карар итте.

— Уставны кем әзерли? Структураның проекты бармы? Бу конгресска ничек кереп, ничек чыгып булачак?

— Устав әзер. Юристлар әзерләде. Ни өчен озак әзерләдек бу уставны? Чөнки анда коммерцияле эшчәнлек каралган, грантлар белән эшләү, урыннарда күпкырлы эшчәнлек тасвирланган. Структурага килгәндә, рәистән башка координация шурасы да булачак. Конгресска керергә теләгән кеше милләт өчен файдалы эш белән шөгыльләнә торган, зыянлы эштә яки экстремизмда чалынмаган кеше булырга тиеш.​

— Сезнең эшчәнлеккә конгресс та теш кайрый иде, Мәскәү мохтарияте, Татарстан вәкиллегенә дә ошап бетми. Кемдер Штаб утырышларында хәмер яки кальян кулланылуны тәнкыйтьли. Кайбер оешмалар сез алар уздырган чараларда хуҗа булырга яратасыз дип зарлана: янәсе, Штаб Мәскәү татар концерт-спектакльләре оештыра, сабантуйлар уздыра. Ни өчен шул кадәр тискәре караш?

— Без бит профессиональ оешма түгел. Матбугат чараларына дөрес чыгармаган очраклар да була, мәсәлән, "Штаб Мәскәүдә Татарстан мәдәнияте көннәрен оештырган, Татарстан вәкиллеген шунда чакырган" дип язганнары да булды, андыйларны, әлбәттә, төзәттек. Бу журналист хатасы иде. Без башкаларның чараларын үзләштермибез, үзебезнең бер ел эчендә 100дән артык чара уза. Башкаларның чараларын без сайтта яктыртып барабыз, ләкин аларны безнеке дип атаган юк.

Хәмер бездә юк. Ул бездә катгый тыелган. Кальянга килгәндә, мөселман кичәләрендә, яшьләр белән очрашулар вакытында, әлбәттә, кальян чыгармыйбыз. Аны ислам бик хупламый, билгеле. Ләкин Штаб мәчет тә, мөселман үзәге дә түгел, бездә күбрәк эшлекле клублар утырышлары уза, академиклар клубы, табиблар клубы, офицерлар клубы һәм башкалар. Бизнес-очрашулар вакытында кальян гайре формаль аралашу мохите тудыра.

— Русия мөслеманнары җыены рәисе Әлбир Крганов белән сезне нәрсә берләштерә? Ул татар-мөселманнарны бүлгәләү белән шөгыльләнә дигән фикерләр әйтелә.

— Монда гади кеше факторы. Мин Крганов белән 20 елдан артык таныш. Аның командасы белән дә дус. Бу Мәскәүдә татарча вәгазьләр укыла торган бердәнбер урын. Ураза аенда бергә татарча берничә ифтар уздырабыз. Тынычлык проспектында (Җәмигъ мәчете) урнашкан мөфтият белән дә яхшы аралашабыз, без аларны бүлеп карамыйбыз. Русия мөфтиләр шурасы оештырган чараларга да йөрибез, "Рамазан чатыры"нда уздырылган чараларны да калдырмыйбыз. Безнең очрашуларга Мәскәү диния нәзарәтеннән килүчеләр дә бар.

— Рөстәм әфәнде, Сезгә кем ярдәм итә? Артыгызда кем тора? Ни өчен Сез татар проектлары белән шөгыльләнәсез?

— Безнең яшьләр. Күзләре янып торган илле егет-кыздан торган яшьләр шурасы. Аксакаллар безнең артта терәк булып тора.

— Сез нинди акчага яшисез, чаралар оештырасыз?

— Штабның үз финанс структурасы бар. Ниндидер матди чыгымнар булса, спонсорлардан акча җыю ачыла. Мәсәлән, яңа ел алдыннан Вавилов үзәгенә затлы сортлы җимеш сулары җибәрергә булдык, акча кирәгеннән дә күбрәк җыелды. Өлкәннәр белән даими театр-концертларга йөрибез, аларга йөзәрләгән билет алабыз, театрлар, продюсерлар безгә билетларны зур ташламалар белән бирә, бу шулай ук спонсорларыбыз ярдәмендә башкарыла.

— Васил Шәйхразиев ​белән килештегез, Фәрит Фарисов, Равил Әхмәтшин белән дә мөнәсәбәтләрне җайлаячаксызмы?

— Мин диалогка ачык, сөйләшергә әзер. Фәрит Фарисов православ татарлар белән аралаша, аңлавымча, алар аңа дөрес булмаган мәгълүмат җиткерә. Фарисов белән без Прохорова җеназасы көнендә сөйләштек. Аңа минем исемнән хатлар килгән, алар минеке түгел, аның исеменнән Штабка килгән хатларны да ул язмаган — менә шундый начар нәрсәләр ачылды. Фарисов тирәсендә безнең каршылыкларны үстереп торучы деструктив көчләр бар, ләкин без сәясәткә кысылмыйбыз, Штаб утырышларында аның турында негатив мәгълүмат таратмыйбыз.

Татар теле белән шөгыльләнүдән туктасам, безнең эшнең бөтен мәгънәсе югала

Кызганыч, Мәскәү мохтариятенә 11 җирле мохтарият керә, калган 15е Мәскәү мохтариятеннән читтә, алар Бөтенрусия конгрессына керергә әзер. Равил Әхмәтшинга килгәндә, ул бик көчле потенциаллы кеше, ул татар бакчалары, мәктәпләре ача ала, Мәскәү татарларына "Энтузиаст"ны бирә ала, Әсәдуллаев йортында тәртип урнаштыра ала. Аның турында без бик югары фикердә. Ләкин ул никтер Штабка каршы күп көч сарыф итә. Без вәкиллек белән хезмәттәшлеккә әзер. Әгәр иртәгәдән татар теле белән шөгыльләнүдән туктасам, бөрсекөннән мин элеккечә аның иң якын дустына әйләнер идем. Ләкин татар теле белән шөгыльләнүдән туктасам, безнең эшнең бөтен мәгънәсе югала. Күп нәрсәне бәлки дөрес эшләмибездер — чакырсын, аңлатсын. Ә моның урынына "Штабка йөрмәгез" дигән коры пропаганда бара. Ник безне тыңларга теләми? Чакырсын, тыңласын — без диалогка әзер.

фикерләр (54)

бу форум ябык
XS
SM
MD
LG