Татарстанда "Русия коммунистлары" фиркасеннән Чаллы шәһәр шурасы депутаты Татьяна Гурьеваны хөкем итәргә ниятлиләр дип хәбәр итә "Коммерсантъ". Ул COVID-19дан мәҗбүри вакцина ясаттыруга каршы хәрәкәтне җитәкли.
Полиция фикеренчә, Татьяна Гурьева халык алдында "халыкны мәҗбүри вакциналауны гамәлдән чыгару яклы" санкцияләнмәгән чара уздырган". Аңа беркетмә төзегәннәр. QR-кодлага каршы пикетны уздыруга башта хакимият рөхсәт биргән булган, әмма соңрак коронавируска каршы чикләүләр кырыслану һәм барлык киңкүләм чаралар тыюлу сәбәпле, бу рөхсәт гамәлдән чыгарылган.
Гурьева журналистларга белдергәнчә, бернинди киңкүләм чара да уздырмаган, ул кешеләргә чараның үтмәячәген хәбәр итәргә килгән булган.
"Мәҗбүриләүгә каршылык күрсәтү" хәрәкәтен "Русия коммунистлары" фиркасенең Чаллыдагы бүлекчәсе октябрь аенда оештырган иде. Татьяна Гурьева хәрәкәткә "төрле сәяси көчләр, шәһәрнең иҗтимагый оешмалары вәкилләре, шулай ук танылган блогерлар, актив шәһәр халкы" кушылуын сөйләгән иде. Хәрәкәтнең максаты - "кешеләрнең гомерен һәм сәламәтлеген саклауга, уңайлы яшәү шартларына конституция хокукларын саклап калу", шулай ук мәҗбүри вакциналау турындагы карарларны гамәлдән чыгару диелде.
🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!
🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!