Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татарстанда мәҗбүри вакциналауга каршы хәрәкәт оешкан 


Аны Чаллы депутаты оештырган. Татьяна Гурьева Татарстан хакимиятләреннән мәҗбүри вакциналаудан баш тартуны таләп итә.

Чаллыда COVID-19дан мәҗбүри вакциналауга каршы иҗтимагый хәрәкәт оештырылган. "Мәҗбүриләүгә каршылык күрсәтү" хәрәкәтен "Русия коммунистлары" фиркасенең җирле бүлекчәсе оештырган, дип яза "Коммерсантъ" бүлекчәнең башлыгы, шәһәр шурасы депутаты Татьяна Гурьевага сылтама белән.

Татьяна Гурьева хәрәкәткә "төрле сәяси көчләр, шәһәрнең иҗтимагый оешмалары вәкилләре, шулай ук танылган блогерлар, актив шәһәр халкы" кушылуын сөйләгән. Хәрәкәтнең максаты - "гражданнарның гомерен һәм сәламәтлеген саклауга, уңайлы яшәү шартларына конституция хокукларын саклап калу", шулай ук мәҗбүри вакциналау турындагы карарларны гамәлдән чыгару.

Татьяна Гурьева Татарстан хакимиятләреннән мәҗбүри вакциналаудан баш тартуны таләп итә. Моннан тыш, Казандагы берничә активист та QR-кодлар системын гамәлдән чыгаруны таләп итеп, Татарстанның министрлар кабинетын мәхкәмәгә бирде.

Моңа кадәр Татьяна Гурьева Татарстандагы коронавируска каршы кертелгән яңа чикләүләрдән зарланып, Баш прокуратурага мөрәҗәгать юллаган иде.

11 октябрьдән Татарстанда коронавирус таралу вазгыяте катлаулану сәбәпле яңа чикләүләр кертелде. Хәзер җәмәгать урыннарында QR-код күрсәтеп кенә йөрергә мөмкин. Шулай ук вакцина ясатмаган һәм соңгы алты айда авырмаган 65 яшьтән өлкән кешеләр өчен мәҗбүри изоляция кертелде.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!
🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG