Accessibility links

Кайнар хәбәр

Букер премиясе Көньяк Африка республикасыннан Дэймон Гэлгутуга бирелде  


Аңа бүләкне "Вәгъдә" роман-сагасы өчен биргәннәр. Романның сюжеты ферманың карт хуҗабикәсенең хезмәтче хатынга Претория янында йорт бүләк итәчәге турындагы вәгъдәгә корылган. Ак тәнле фермерларның киләсе буыннары бу вәгъдәне берничек тә үти алмый.  

2021 елда Букер премиясе лауреаты дип Көньяк Африка язучысы Дэймон Гэлгут табылды. Аңа бүләкне "Вәгъдә" роман-сагасы өчен бирделәр. Шулай ук язучы 50 мең фунт стерлинг күләмендә акчалата бүләк тә алачак.

Роман Көньяк Африка республикасы тарихының 40 елын колачлый, апартеид режимын һәм ул гамәлдән чыкканнан соң булган вакыйгаларны сурәтли, ак тәнле фермерлар гаиләсе белән аларның кара тәнле хезмәтчесе арасындагы үзара мөнәсәбәтләр турында сөйли.

Романның сюжеты ферманың карт хуҗабикәсенең хезмәтче хатынга Претория янында йорт бүләк итәчәге турындагы вәгъдәсенә корылган.
Ак тәнле фермерларның киләсе буыннары бу вәгъдәне берничек тә үти алмый.

Тәнкыйтьчеләр әсәрнең искиткеч стильдә язылуын һәм тарихны яхшы итеп тасвирлап бирүен генә түгел, авторның юморын да билгеләп үткән.

Гэлгут Букер премиясе номинантлары исемлегенә өченче мәртәбә эләгә. Беренче икесе 2003 һәм 2010 елларда булган иде.

Букер премиясе 1969 елдан бирле тапшырыла. 2014 елдан башлап бүләккә әсәре инглиз телендә язылган һәм премия биреләчәк елны Британияда нәшер ителгән теләсә кайсы ил язучысы дәгъва итәргә мөмкин. 2004 елда халыкара Букер премиясе оештырылды, ул инглиз теленә тәрҗемә ителгән романнарга бирелә.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!
🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG