Уфаның Совет районы мәхкәмәсе тикшерүченең адвокат Александр Войцехка карата чик кую чарасы билгеләү турындагы мөрәҗәгатен канәгатьләндермәгән. Бу хакта "Коммерсантъ" хәбәр итә.
Войцех басмага белдергәнчә, тикшерүче, өлешчә алганда, мәхкәмәдән адвокатка интернет һәм башка төрле элемтә чараларыннан куллануны шулай ук җинаять эшенең калган фигурантлары белән аралашуны тыюын сораган булган.
Тикшерүченең бу үтенеч мөрәҗәгатен прокуратура вәкиле дә хуплаган. Мәхкәмә мондый карарны Войцех башка фигурантларга басым ясарга мөмкин булуын раслаучы дәлилләрне тикшерүче китермәү сәбәпле чыгарган диелә.
Башкортстанның тикшерү комитеты Уфа адвокаты Александр Войцехка каршы җинаять эше ачкан иде. Ул гадел хөкемгә комачау итүдә һәм шәхси тормыш кагылгысызлыгын бозуда гаепләнә.
Адвокат үзенә карата ачылган җинаять эшен узган атнада үткән матбугат очрашуы белән бәйләгән иде. Очрашуда ул юрист Виталий Буркин белән берлектә төбәкнең тикшерү комитеты эшчәнлеген тәнкыйтьләде. Моннан тыш, оешма эшчәнлегеннән юристлар Русия тикшерү комитеты рәисе Александр Бастрыкинга да зарланды. 29 октябрьдә Русия тикшерү комитеты башлыгы Александр Бастрыкин Русия тикшерү комитетының баш идарәсенә юристларның мөрәҗәгатен "җентекле тикшерергә" кушкан иде.
Юрист Виталий Буркинны да шул ук маддәләр нигезендә гаеплиләр. "Футляр для курая" Тelegram-каналы администраторы Эдуард Мамашев һәм адвокат Гөлшат Фәйзрахманова исә җинаять эшендә шикләнелүче буларак уза. Тикшерү фаразынча, алар канунга яраксыз рәвештә Тикшерү комитеты тикшерүчесенең шәхси язышуларын чыгарган.
3 ноябрь көненә тикшерү чаралары уздыру өчен Александр Войцехны аеруча мөһим эшләрне тикшерүче өченче бүлекчәгә чакыртып алганнар иде.
Озак барган тикшерү чараларында катнашкан вакытта адвокатның Mercedes-Benz машинасы юкка чыккан. Бу хакта ул Facebook-тагы сәхифәсендә хәбәр итте.
🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!
🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!