Нидерландның Югары мәхкәмәсе Русиядән ЮКОС нефть ширкәтенең элеккеге хиссә тотучыларына 50 миллиард доллар компенсация түләттерү турындагы карарны гамәлдән чыгарган.
Бу түләүләрне аларга 2014 елда Һааганың арбитраж мәхкәмәсе билгеләгән иде. Эш яңадан каралу өчен Амстердамдагы мәхкәмәгә җибәрелгән.
Русиянең кайчандыр иң эре нефть ширкәтләреннән берсе булган ЮКОС, 2006 елда нигез салучысы Михаил Ходорковский караклык һәм салымнар түләмәү турындагы җинаять эшендә гаепләнүче булганнан соң, банкротлыкка чыкты.
ЮКОС активларының зур өлеше "Роснефть" ширкәтенә күчте. ЮКОСның элеккеге хиссә тотучылары акчаларын кире кайтару өчен Һаагадагы халыкара арбитраж мәхкәмәсенә мөрәҗәгать итте.
2014 елда Һаагадагы арбитраж Мәскәүне хиссә тотучыларга 50 миллиард доллар түләргә тиеш дип тапты. ЮКОСны бөлгенлеккә китергән гамәлләр аркасында Русия дәүләте халыкара бурычларны бозуда гаепле дип танылды. Нәтиҗәдә Русия җиде ел буе әлеге карарны Нидерландның төрле мәхкәмәләренә шикаять итте.
Югары мәхкәмә карарында Һаага мәхкәмәсе карарын гамәлдән чыгарулары процедура мәсьәләләренә бәйле дип аңлатыла. Шул ук вакытта, Русиянең Һаагада халыкара бурычлар дөрес аңлатылмавы турындагы аргументлары һәм Нидерланд мәхкәмәләренең бу мәсьәләдә юрисдикциясе булмавы турындагы карашы нигезсез дип табылган.
Мәхкәмә нинди карар чыгаруга карамастан, Мәскәү акчаларны түләмәячәгенә ишарә итә. 2020 елның декабрендә Русиянең конституция мәхкәмәсе ил бу акчаларны түләргә тиеш түгел дигән карар чыгарган иде.
🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!
🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!