Accessibility links

Кайнар хәбәр

Экология активистлары климат үзгәрүгә каршы көрәшне кырыслату таләбе белән протестлар уздырды


Париж килешүендә Җир шарындагы температура күтәрелешен, индустриягә кадәрге чор белән чагыштырганда, 1,5 Цельсий градусыннан арттырмауга ирешү максаты каралган. Каршылык чараларында катнашучылар Глазго конференциясендә яңгыраган тәкъдимнәрнең моңа ирешү өчен җитмәвен белдерде.

5 һәм 6 ноябрьдә дөньяның дистәләгән шәһәрендә климат үзгәрүгә каршы көрәшне кырыслату яклы булганнарның каршылык чаралары узды.

Алар Глазгодагы халыкара конференциягә багышланды, биредә дөнья лидерлары глобаль җылынуга каршы көрәштә чираттагы адымнар турында фикер алыша.

Дистәләгән дәүләтнең башлыклары, шул исәптән АКШ президенты Джо Байден катнашкан конференция барышында энергетикада күмер кулланудан акрынлап баш тарту, XXI гасыр уртасына углерод нейтральлегенә ирешү, урманнар юкка чыгуны туктату кебек вәгъдәләр яңгырады инде. Әмма экоактивистлар бу вәгъдәләрне җитәрлек түгел дип саный.

Глазгода манифестация 5 ноябрь, җомга көнне булды. Анда Швециянең атаклы экоактивисты Грета Тунберг катнашты. Ул "дөнья Төньягы", ягъни алга киткән бай илләрнең лидерларын климат үзгәрешенә каршы чынлап торып көрәшүдән качарга тырышуда гаепләде. Тунберг парник газлары эмиссияләрен киметүдә кырыс чаралар күрергә өндәде.

Европаның күпчелек эре шәһәрләрендә протест чаралары шимбә үтте.

Париж килешүендә Җир шарындагы температура күтәрелешен, индустриягә кадәрге чор белән чагыштырганда, 1,5 Цельсий градусыннан арттырмауга ирешү максаты каралган.

Шулай да протест чараларында катнашучылар тәкъдим ителгән чараларның әлеге максатка ирешү өчен җитәрлек булмавын сөйли.

Глазгодагы конференция тагын бер атна дәвам итәчәк. Анда Русия президенты Владимир Путин катнашмый.

АКШ президенты Джо Байден аны моның өчен тәнкыйтьләде, Русия бөтен дөньяга кагыла торган климат проблемын хәл итүгә тиешле дәрәҗәдә өлеш кертми дип белдерде.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!
🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG