Accessibility links

Кайнар хәбәр

ФСБ машинасына кар аткан үсмергә җиде ел колония яный 


23 гыйнварда Алексей Навальныйны яклап уздырылган урам чарасында
23 гыйнварда Алексей Навальныйны яклап уздырылган урам чарасында

Прокуратура моңа кадәр биш елга шартлы рәвештә ирегеннән мәхрүм ителгән Глеб Борисовка 7 ел колония сорап мәхкәмәгә мөрәҗәгать иткән.

Прокуратура, гыйнварда Алексей Навальныйны яклап уздырылган чарада ФСБ машинасына зыян китерүдә гаепле, дип табылган 17 яшьлек мәскәүле Глеб Борисовка карата чыгарылган карарны шикаять иткән.

Прокуратура биш елга шартлы рәвештә иректән мәхрүм итү турындагы беренче мәхкәмә карарын җиде ел колониягә алыштыруларын таләп итә. Бу хакта үсмернең әтисенә сылтама белән "ОВД-Инфо" проекты (Русиядә "ят агент" дип танылды) хәбәр итте.

1 сентябрьдә Мәскәү мәхкәмәсе Глеб Борисовны хокук сакчыларына "сәламәтлекләренә һәм гомерләренә куркыныч китерми торган" көч куллануда, шулай ук "белә торып милеккә зыян салу" эпизодлары нигезендә гаепле дип тапты.

Сүз Федераль иминлек хезмәте машинасына зыян китерү турында бара. 23 гыйнварда узган каршылык чарасында катнашучылар аңа кар ыргыткан һәм аяклары белән типкәләгән, шулай ук өстендә сикергән диелә.

Мәхкәмә утырышында Борисов Росгвардиянең ике хезмәткәренә берешәр мәртәбә тибүен һәм ФСБ машинасына кар атуын таныды. Росгвардия хезмәткәрләре үсмернең гафу үтенүләрен кабул итте. Тоткарланган вакытта Борисов балигъ түгел иде.

Шартлы мөддәттән тыш ул вакытта Борисовны ФСБның хәрби бүлегенә машинаны төзекләндерү өчен ярты миллион сумга якын акча түләргә тиеш дип таптылар.

Прокуратура баштан ук гаепләнүчегә җиде ел колония сораган иде. Борисов эшенә карата апелляция Мәскәү шәһәр мәхкәмәсендә 11 ноябрьдә узар дип көтелә.
Федераль иминлек хезмәтенең машинасына зыян килгәннән соң тик-токчылар Константин Лакеев һәм Серафим Кравчукка да җинаять эшләре ачылды. Лакеев тикшерү изоляторында утыра, аны хулиганлыкта һәм милекне бозуда гаеплиләр. Өлешчә гаебен таныган Кравчукны, читкә китмәү турында имза алып, иреккә җибәрделәр.

Русиянең эчке эшләр министрлыгы автомобиле (АМР) булуын күрсәткән номерлы һәм мигалкалы машинага һөҗүм 23 гыйнварда рөхсәтсез уздырылган каршылык чарасында булган иде. Машина йөртүче җәрәхәтләнгән дип хәбәр ителде. Тикшерү комитеты хулиганлык һәм милекне бозу турында җинаять эшләре ачты.

Русиягә кайтканан соң тоткарланган һәм колониягә озатылган Алексей Навальныйны хуплап уздырылган протест чаралары илнең күп кенә шәһәрләрендә 23 һәм 31 гыйнварда, 2 һәм 14 февральдә үтте. Алардан соң 10 меңнән артык кеше тоткарланды, күбесенә штрафлар салынды. Кимендә 90 җинаять эше ачылды, чарада катнашучы берничә кешене эшеннән җибәрделәр.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!
🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG