Татарстанда яшәүче 585 мең кешенең салым бурычы җыелган. Бу хакта 9 ноябрьдә федераль салым хезмәтенең республика идарәсе җитәкчесе Марат Сафиуллин хөкүмәт йортында узган матбугат очрашуында белдерде. Сүз милек, җир, транспорт салымы турында бара.
"Бүген Татарстанда 585 мең кешенең салым бурычы җыелган. Аның суммасы 1,8 млрд сумга җитә. Салым кодексы нигезендә, без бу акчаларны кайтарабыз. Быел узган елларда җыелган 1 млрд сум салым бурычын кайтара алдык", диде ул.
Республикада 2 млн 157 мең кеше салым түләвен исәпкә алсаң, халыкның дүрттән беренең дәүләткә бурычы бар дигән сүз.
Салым түләмәгән кешеләрне мәхкәмә аша машинасына арест салалар.
"Бүгенгә 200 машинага арест салынды. Бу исәпкә 100, 300 мең сум салымын түләмәгән кыйммәтле машиналарда йөрүчеләр дә керә. Соңгы вакытта 200 машина хуҗасы 21 млн сум бурычын кайтарды", диде Сафиуллин.
Бүген Татарстанда 2 млн 157 мең кеше салым түләргә тиеш. Алардан барлыгы 8,1 млрд сум акча җыярга ниятлиләр. Салым 1 декабрьгә кадәр түләнеп бетәргә тиеш. Өч атна вакыт кына калуына карамастан, Татарстанда әлегә халыкның якынча 30 проценты гына салым түләгән.
🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!
🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!