Accessibility links

Кайнар хәбәр

Уфада Салават Юлаев һәйкәле янындагы чарада газ сиптергән ир-егеткә җинаять эше ачканнар  


Салават Юлаев һәйкәле янында 11 октябрьдә узган чара
Салават Юлаев һәйкәле янында 11 октябрьдә узган чара

Аны хулиганлык кылуда шикләнәләр.  

Уфада Салават Юлаев һәйкәле янындагы чарада газ сиптергән Арслан Нигъмәтҗановка Русия җинаять кодексының 213 маддәсе нигезендә ("Хулиганлык") җинаять эше ачылган. Бу хакта Пруфы.ру хәбәр итә.

11 октябрьдә бер төркем башкорт җәмәгатьчелеге Салават Юлаев һәйкәле янына чыккан иде. Алар соңгы вакытта төзекләндерү сылтавы белән һәйкәлнең бөтенләй алыну ихтималлыгы уңаеннан таралган имеш-мимеш уңаеннан каршылык чарасын уздыруларын белдерде. Чара вакытында камера белән видеога төшереп йөргән егет арасында каршылык чыкты. Егет "Безнең суверенитетны кайтарыгыз!" дип язылган плакатны тартып алды. Плакатны кире таләп итә башлагач, газ сиптерде.


Чарада катнашучылар сүзенә күрә, кимендә биш кеше зыян күргән. Нигъмәтҗанов качарга тырышты, ләкин аны полиция хезмәткәрләре туктатты. Ул полициягә активистлар үзләре һөҗүм итте дип белдергән иде.
"Башкортстан патриотлары" иҗтимагый берләшмәсе бу хәлләрне аңлы рәвештә Арслан Нигъмәтҗановның милләтара ызгыш кузгатырга тырышуы дип бәяләгән һәм хокук саклау оешмаларыннан бу гамәле өчен егеткә карата җинаять эше кузгатуын таләп иткән иде.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!
🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG