Accessibility links

Кайнар хәбәр

Рамил Муллин Түбән Кама районы башкарма комитеты җитәкчесе вазифасына расланды 


Рамил Муллин
Рамил Муллин

Үз эшчәнлегендә төп бурычлар дип Муллин җәмәгать транспорты, сәламәтлек саклау өлкәсендәге проблемнарны хәл итү һәм уңайлы шәһәр мохите тудыруны атаган. 

Түбән Кама районының башкарма комитеты җитәкчесе вазифаларын башкаручы Рамил Муллинны әлеге вазифага раслаганнар. Бу хактагы карар 10 ноябрьдә район сессиясендә кабул ителгән.

Депутатлар бер тавыштан Муллин намзәтен хуплаган. Аннан тыш бу вазифага формаль рәвештә Афанасий җирлек башлыгы Дмитрий Филиппов та дәгъва иткән иде.

Үз эшчәнлегендә төп бурычлар дип Муллин җәмәгать транспорты, сәламәтлек саклау өлкәсендәге проблемнарны хәл итү һәм уңайлы шәһәр мохите тудыруны атаган.

Башкарма комитет җитәкчесе, шул исәптән коронавирус белән авырганнар өчен дә эшләячәк тернәкләндерү үзәкләре булдыру ниятен җиткергән.

Моңа кадәр Муллин Мөслим районын җитәкләгән иде. Ул килгәнче Түбән Кама районын җитәкләгән Айдар Метшин Русия думасында депутат булып китте.

Рамил Муллин Мөслим районы белән сигез ел җитәкчелек итте. Аңа 47 яшь. Тумышы белән Мөслим районыннан. Казан дәүләт медицина университетын тәмамлаган. Мөслим районының баш санитар табибы, Үзәк район хастаханәсе баш табибы, соңрак Түбән Кама районы башлыгы урынбасары, Казан хакимиятенең административ-техник инспекциясе җитәкчесе булып эшләгән. Мөслим районы белән 2013 елдан 2021 елга кадәр идарә итте.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!
🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG