Accessibility links

Кайнар хәбәр

Петербурда сак астына алынган Уфа активисты Лилия Чанышеваны яклап ялгыз пикетлар узган


Лилия Чанышева
Лилия Чанышева

11 ноябрь кичендә үткән чарада өч кеше катнашкан. Лилия Чанышеваны яклап шул ук көнне иртәнге якта Новосибирски җәмәгатьчесе дә ялгыз пикет уздырган иде. 

11 ноябрь көнне кичке якта Петербур активистлары Навальный штабының (Русиядә экстремист оешма дип танылган һәм тыелган) Уфадагы элеккеге җитәкчесе Лилия Чанышеваны җинаять эзәрлекләвенә каршы берничә ялгыз пикет уздырган дип хәбәр итә ЗАКС.Ру. Чарада өч кеше катнашкан.

Плакатларның берсендә "Көмәнлеләр артыннан килгәч – риза булучылар калмаячак" дип язылган. Алданрак мәхкәмә утырышында Чанышева йөкле булуын хәбәр иткән иде. Ул мәхкәмәдән сак астына алу белән бәйле чикләү чарасы сайламавын сорады.

Лилия Чанышеваны яклап Новосибирски җәмәгатьчесе дә ялгыз пикет уздырган иде. Александра Попова каршылык чарасын оештыруының сәбәбен "гаепсез һәм йөкле хатын-кызны утыртуларына карап тору мөмкин түгел" дип аңлаткан.

"Абсурд эш, әмма Лилиягә 10 елга кадәр ирегеннән мәхрүм ителү яный. Димәк, ул баласын колониядә тудырачак һәм аның белән күп елларга аерылачак дигән сүз. Бөтен өмет бу хакта чаң сугуга. Канунсызлыкка эндәшми калырга ярамый" дип белдергән ул "Пруфы.рф" басмасына.

9 ноябрьдә полиция Башкортстанда һәм Кемерово өлкәсендә яшәүче активистларга тентү уздырырды. Алексей Навальный штабының Уфадагы элекке җитәкчесе Лилия Чанышева 48 сәгатькә тоткарланган иде. Ул экстремистик җәмгыять булдыруда шикләнелде.

10 ноябрьдә Уфаның Киров районы мәхкәмәсе аны ике айга сак астына җибәрде.


Amnesty International хокук яклау оешмасы Лилия Чанышеваны азат итәргә өндәде. Оешманың Русиядәге вәкиле Наталья Звягина әйтүенчә Чанышеваны "экстремизмда" гаепләүләре зур борчу тудыра, шулай ук Алексей Навальныйның көрәштәшләрен һәм тарафдарларын бөтенләй башка төрле, масштаблы эзәрлекләү башлануының билгесе булып тора.

2021 ел башында чит илдә дәваланып Русиягә кайткан Алексей Навальныйны сак астына алгач һәм аны хуплап оештырылган протест чараларын куып тараткач хакимиятләр оппозиционер тарафдарларына каршы репрессияләр башлады. Навальныйның оешмалары экстремист дип танылды, аның күпчелек көрәштәшләре төрле сәбәпләр аркасында җинаять эзәрлекләвенә дучар булды, кайберләре Русиядән чыгып китәргә мәҗбүр булды.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!
🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG