Accessibility links

Кайнар хәбәр

Сораштыру: русияләрнең өчтән икесе бәйсез мәгълүмат чараларын Русиядә "ят агентлар" дип тануларын ишетмәгән 


Бу хакта күбрәк 55 яшьтән өлкәнрәкләр һәм Telegram-каналларны укучылар белә. Мәгълүмат чыганагы буларак нигездә телевидениегә өстенлек биргән 25-39 яшьлек респондентлар бәйсез мәгълүмат чараларын "ят агентлар" дип танулары турында берни  белми диярлек.

Русияләрнең өчтән икесе (65 проценты) хакимиятләрнең "Медуза", "Дождь" һәм башка шундый бәйсез мәгълүмат чараларын "ят агентлар" дип игълан итүләре турында берни ишетмәгән.

Русияләрнең 34 проценты исә бу хакта азмы-күпме хәбәрдар. Бу хакта "Левада-үзәге" сораштыруыннан күренә.

Мәгълүмат чараларын "ят агентлар" дип танулары турында сораштыруда катнашканнарның күбрәк 55 яшьтән өлкәнрәкләре һәм Telegram-каналларны укучылар белә. Ә менә мәгълүмат чыганагы буларак нигездә телевидениегә өстенлек биргән 25-39 яшьлек респондентлар моннан начар хәбәрдар.

Журналистларны "ят агентлар" дип игълан итүләре русияләрдә нинди хисләр уятуы турындагы сорауга респондентларның 11 проценты – уңай, 19 проценты – тискәре, 66 проценты исә "барыбер" дип җавап биргән.

2021 елның июленнән "ят агентлар" турындагы канунның асылы – бәйсез иҗтимагый оешмаларга басым ясауда дип санаган русияләр саны арткан (40 проценттан 45 процентка).

Ә канунны Көнбатышның Русиягә булган начар йогынтысыннан саклау өчен кертелгән дип санаучылар күрсәткече үзгәрмәгән (37 процент булган, 36 процентка калган).

Хәзерге вакытта Русия юстиция министрлыгы алып барган "ят агентлар" исемлегендә 93 кеше һәм оешма бар. Алар арасында Азат Европа/Азатлык Радиосы проектлары, "Медуза" сайты, "Дождь" телеканалы, "Голос" хәрәкәте бар. "Ят агент" дип танылган кайбер редакцияләр эшчәнлеген туктатырга мәҗбүр булды, башкалары икътисади проблемнар барлыкка килүе турында белдерде.

  • 2017 елның 5 декабрендә Русия юстиция министрлыгы Азатлык радиосын, Idel.Реалии, Америка авазы, Азат Европа/Азатлык Радиосы корпорациясен, барлыгы тугыз мәгълүмат чарасын "ят агент функцияләрен башкаручы мәгълүмат чаралары" исемлегенә кертте. Азат Европа/Азатлык Радиосы медиакорпорациясе Русия хакимиятләренең әлеге карары белән килешми. Мәскәү моны Кремль тарафыннан финансланучы RT телеканалын АКШта "чит ил агенты" буларак теркәүгә җавап дип атады.
  • RFE/RL президенты Джейми Флай медиаоешманың Русиядә эшчәнлеген дәвам итәчәген күп тапкырлар белдерде. "Безнең эшне цензуралауның һәм журналистларны дәшмәскә мәҗбүр итүнең теләсә нинди омтылышларын кире кагабыз. Без Русия аудиториясенә хезмәт итүне дәвам итәчәкбез", диде Флай.
  • Русиядә "ят агент" дип танылган матбугат чаралары Русия җирлегендә юридик зат теркәргә, юстиция министрлыгында теркәләрегә һәм финанс операцияләрен әлеге министрлык аша уздырырга мәҗбүр.
  • 28 октябрьдә матбугат чаралары иреге коалициясенә кергән 18 ил, шул исәптән АКШ һәм Украина хөкүмәте Русиядәге матбугат иреген яклау турында уртак гариза имзалады. Уртак гаризада әйтелгәнчә, Русиянең ят агент-матбугат чараларыннан хәбәрләрне тамгалаттыру таләбе – бәйсез журналистиканы русияләр өчен азрак кулланылышлы итәргә тырышу турында сөйли.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!
🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG