Accessibility links

Кайнар хәбәр

Прокуратура "Мемориал"ны экстремизм һәм террорчылыкны аклау сәбәпле яптырмакчы  


Прокуратура белдерүенчә хокук яклаучыларның материаллары "террорчы һәм экстремист эшчәнлек алып барырга ярый дигән күзаллаулар" тудыруга юнәлдерелгән. "Мемориал"да искәртүләренчә, сүз хокук яклаучылар алып бара торган сәяси тоткыннар исемлеге турында бара. 

"Мемориал" (Русиядә "ят агент" дип танылды) хокук яклау үзәген яптыру өчен нигезләрнең берсе буларак прокуратура экстремизмны һәм террорчылыкны аклауны атаган. Бу хакта хокук яклаучыларның сайтында хәбәр ителгән.

Прокуратура фикеренчә, үзәк материалларында "Хизб ут-Тәхрир әл-Ислами", "Тәблигъ җәмәгате", "Әт-Тәкъфир Вәл-Хиҗра" халыкара террорчылык һәм экстремист оешмаларының, шулай ук "Артподготовка" һәм "Йәһвә шаһитләре" экстремист оешмалары әгъзаларын аклауның лингвистик һәм психологик сыйфатлары бар. "Мемориал"да искәртүләренчә, сүз хокук яклаучылар алып бара торган сәяси тоткыннар исемлеге турында бара.

"Материалларның авторлары тарафыннан әлеге оешмаларның эшчәнлеге канунлы һәм рөхсәт ителгән дип, ә аларның эшчәнлегендә катнашу - дин тоту ирегенә хокукны гамәлгә ашыруның бер формасы буларак тәкъдим ителгән" диелә дәгъвада.

Прокуратура белдерүенчә хокук яклаучыларның материаллары "террорчы һәм экстремист эшчәнлек алып барырга ярый дигән күзаллаулар" тудыруга юнәлдерелгән.

Прокуратураның бу нәтиҗәләре "Социаль-мәдәни экспертизалар үзәге" автоном сәүдәгә корылмаган оешмасының психо-лингвистик тикшеренүе нигезендә ясалган.

"Мемориал"да бу дәгъваларны абсурд дип атыйлар. "Сәяси тоткын дип тану турындагы барлык белешмәләребездә дә аерым искәртелгән – болай дип таныган очракта да, "Мемориал" хокук яклау үзәге кешенең карашлары һәм әйткән сүзләре белән килешә, яки аларны хуплый дигән сүз түгел диелгән" – дип яза хокук яклаучылар.

Русия президенты каршындагы кеше хокуклары шурасы Баш прокуратураның һәм Мәскәү прокуратурасының "Халыкара Мемориал"ны һәм "Мемориал" хокук яклау үзәген яптыру таләбен гаделсез дип атады.

Шурада белдерүләренчә 14 ай эчендә күзәтүче оешмалар "Халыкара Мемориал"ның бер генә хокук бозу очрагын да ачыкламаган. "Мемориал" хокук яклау үзәгенең "ике мөһим булмаган" хокук бозу очрагы гына табылган диелә.


11 ноябрьдә Русия баш прокуратурасының "ят агентлар" исемлегенә кертелгән "Мемориал" хокук яклау оешмасын ликвидацияләүне сорап мәхкәмәгә мөрәҗәгать итүе билгеле булды. Мәхкәмә утырышы 25 ноябрьдә узачак.

Мемориал" тарихи-агарту, хәйрия һәм хокук яклау халыкара җәмгыяте – Совет берлегендәге һәм хәзерге Русиядәге сәяси репрессияләрне тикшерү белән шөгыльләнүче сәүдәгә корылмаган оешма. Русия юстиция министрлыгы 2014 елда хокук яклау үзәген "ят агент" дип таныды. Тарихи-агарту җәмгыяте исә 2016 елда "ят агент" дип танылды.

"Мемориал" җәмгыяте 30 елдан артык эшләп килә, ул 1989 елда төзелгән иде. Баштарак оешма эшчәнлегенең төп юнәлеше совет респрессияләре корбаннары истәлеген мәңгеләштерү иде, соңрак башка проектлар да кушылды.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!
🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG