Баулыда янгын нәтиҗәсендә бер ир һәм бала һәлак булганнан соң Русия тикшерү комитетының Татарстан бүлеге җинаять эше ачкан. Бу турыда тикшерү комитеты сайтында хәбәр ителә.
Тикшерүчеләр белдерүенчә, 12 ноябрьдә Баулыдагы күп фатирлы йортта янгынны сүндергәндә 1971 елгы ир һәм аның 2017 елда туган улы улының мәете табылган. Алар янгын төтененнән агуланып үлгән дип фаразлана.
Саксызлык нәтиҗәсендә кеше үтерү маддәсе нигезендә җинаять эше ачылган. Янгын сәбәпләре тәгаен билгеле түгел, ут электр җиһазларыннан чыккан булырга да мөмкин диелә. Хәзер янгын сәбәбен ачыклау эше бара.
🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!
🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!