Accessibility links

Уфа җәмәгатьчеләре Лилия Чанышеваны азат итү таләбе белән петиция чыгарган  


Мөрәҗәгать дүшәмбегә каршы төндә чыгарылган. Петициядә әйтелгәнчә, активистка каршы гаепләүләрнең "чынбарлык белән бернинди уртаклыгы да юк".

Уфа җәмәгатьчеләре Change.org порталында Уфадагы Навальный штабының (Русиядә экстремистик оешма дип танылган һәм тыелган) элекке координаторы Лилия Чанышевага җинаять эзәрлекләвен туктату һәм аны азат итү таләбе белән петиция чыгарган. Мөрәҗәгать Русия президенты Владимир Путинга, баш прокурор Игорь Красновка һәм Русия тикшерү комитеты рәисе Александр Бастрыкинга атап язылган.

Петициядә әйтелгәнчә, Русия тикшерү комитеты тарафыннан активистны "экстремист төркем оештыру һәм аны җитәкләүдә"гаепләүләрнең "чынбарлык белән бернинди уртаклыгы да юк".

Петициядә әйтелгәнчә, Лилия Чанышева "Русия федерациясе конституциясенең барлык нормаларына туры килә торган канунлы иҗтимагый һәм сәяси эшчәнлек алып барган".

"Алай гына да түгел, үз эшчәнлеге белән ул Конституциянең әлеге нормалары дәүләт хакимиятләре һәм җирле үзидарә тарафыннан бозылмыйча, киресенчә, аларның карарларында һәм гамәлләрендә көн саен тормышка ашырылуына ирешергә теләде", диелгән мөрәҗәгатьтә.

Шулай ук җәмәгатьчеләр "экстремист оешма дип таныганга һәм эшчәнлеген тыйганга кадәр Навальный штабларының бөтен эшчәнлеге канунлы дип саналды", дип искәрткән.

Петиция авторлары әйтүенчә, Русия конституциясенең 54 маддәсенә яраклы, "хокук бозу дип саналмаган вакытта кылынган гамәл өчен беркем дә җавап тотмый".

"Әгәр Чанышевага гаепләү карары чыгарсалар, бу җинаять эзәрлекләве Русиянең хокук саклау һәм мәхкәмә системын юып төшермәслек хурлыкка күмәчәгенә шик юк", диелгән мөрәҗәгатьтә.

Петиция дүшәмбегә каршы төндә чыгарылган. Бу вакытка аны 300дән артык кеше имзалаган.

Бер үк вакытта күпчелек җәмәгатьчеләр Башкортстанның югары мәхкәмәсенә Лилия Чанышеваны чикләү чарасын иректән мәхрүм итүгә бәйле булмаганына үзгәртүләрен сорап шикаятьләр юллый.

Чанышева яклаучыларының, аны сак астына алуларына апелляция шикаяте каралачак утырыш, Югары мәхкәмәдә бу атнада узарга тиеш.

10 ноябрьдә Уфаның Киров районы мәхкәмәсе Чанышеваны ике айга изоляторга ябу карары чыгарды. 9 ноябрьдә Уфада Навальный тарафдарлары өйләрендә тентүләр узды һәм Лилия Чанышева кулга алынды.

Хәзерге вакытта активист Уфадагы вакытлыча тоту изоляторында сак астында.

Amnesty International халыкара хокук яклау оешмасы Лилия Чанышеваны сак астыннан чыгарырга чакырды. Оешманың Русиядәге вәкиле Наталья Звягина әйтүенчә Чанышеваны "экстремизмда" гаепләүләре зур борчу тудыра, шулай ук Алексей Навальныйның көрәштәшләрен һәм тарафдарларын бөтенләй башка төрле, масштаблы эзәрлекләү башлануының билгесе булып тора.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!
🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG