Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татарстан китап нәшрияты: балалар өчен фәнни китаплар язучылар җитми


Татар балалар китаплары
Татар балалар китаплары

Бүген нәшрият рус телендә язылган китапларны тәрҗемә итәргә мәҗбүр.

Татарстанда мәктәпкәчә яшьтәге балалар өчен фәнни танып белү китапларын язучылар юк. Бу хакта 15 ноябрьдә Татарстан китап нәшрияты балалар һәм яшүсмерләр редакциясе бүлеге мөдире Айсылу Галиева "Татар-информ" мәгълүмат агентлыгында узган матбугат очрашуында белдерде.

"Казан федераль университеты галиме эшләгән "Кызыклы химия", аннан соң "Кызыклы география" дигән китап бар. Безнең "Кызыклы грамматика" китабы күптән эшләнгән. Әмма кеченә балалар өчен үзебезнең авторлар эшләгән дидактик карталардан башка әйбер юк иде. Безнең нәниләр, мәктәпкәчә яшьтәге балалар өчен фәнни танып белү китаплары, мәктәп балалары өчен язарга атлыгып торучы авторларыбыз юк", диде ул.

Татарстан китап нәшрияты мөдире Илдар Сәгъдатшин сүзләренчә, хәзер балалар тәрбиячеләре катнашында фокус төркемнәр оештырылган. Алар балалар өчен нинди китаплар кирәклеген хәл итәргә ярдәм итәчәк. Инде киләсе елда Татарстанда балалар өчен язылган ике татар китабы чыгарга тиеш.


Очрашуда нәшрият алты фәнни танып белү китабын тәкъдим итте. Аларның барысы да рус теленнән тәрҗемә итеп язылган. Китаплар техника, хайваннар дөньясы, тән төзелешенә багышланган.

Узган елның тугыз ае белән чагыштырганда, быел Татарстан китап нәшриятының сату күләме өч тапкырга арткан. Иң күбе балалар өчен китаплары сатыла, диләр нәшриятта.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!
🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG