Русия сәламәтлек саклау өлкәсендә күзәтү хезмәте (Росздравнадзор) Американың Pfizer фармацевтика ширкәтенә яңа коронавируска каршы даруын Русиядә сынап карау өчен рөхсәт биргән. Бу хакта Дәүләт дарулар реестрына сылтама белән "Ведомости" хәбәр итә.
Paxlovid даруының башкаларыннан төп аермасы – капсулаларда чыгарылуы. Аны мөстәкыйль рәвештә өйдә дә эчәргә мөмкин, ә башка шундый даруларны табиблар венага ясарга тиеш.
Pfizer-да даруны коронавирус йоктыруны булдырмау максатында да, авыр яки уртача хәлдәге ковидлы авыруларны дәвалаганда да кулланырга мөмкин дип ышандыралар.
Paxlovid COVID-19 йоктырганнан соң һоспитальгә эләгү яки үлү куркынычын 89 процентка киметергә мөмкинлек бирә, дип сөйләгәннәр ширкәттә.
Даруны сынауда өендә коронавирус симптомнары булган авырулар белән элемтәдә булган 18 яшьтән өлкәнрәк русияләр катнашачак.
Тикшеренүләр Мәскәү өлкәсе, Петербур, Смоленски, Барнаул һәм башка шәһәрләрдән 90 кеше арасында уздырылачак.
Pfizer вәкиле басмага Paxlovid-ны сынауда төрле илләрдән, шул исәптән Русиядән дә барлыгы җиде мең кеше катнашуын сөйләгән.
Әгәр дару җирле күзәтү оешмаларының хуплавын алса, ширкәт аны бу илләрдә сатуга чыгарырга ниятли дип белдергән Pfizer вәкиле.
Ноябрь башында Pfizer ширкәте Paxlovidны клиник тикшеренүләрнең икенче фазасы нәтиҗәләре турында хисап тоткан иде. Даруны уйлап чыгаручылар мәгълүматына күрә, ул коронавирус йоктырганнан соң һоспитальгә эләгү яки үлү куркынычын 89 процентка киметергә сәләтле.
Октябрьдә Американың Merck фармацевтика ширкәте һәм аның партнеры Ridgeback Biotherapeutics азык-төлек һәм даруларны күзәтү федераль идарәсенә (FDA) COVID-19га каршы молнупиравир даруын хуплауга гариза бирде. Ул чирне йоктыру куркынычы югары булган төркемдәге кешеләрнең һоспитальләргә эләгү һәм үлү куркынычын 50 процентка киметкән диелде. Молнупиравир дару төймәләре рәвешендә кулланыла. Аны коронавирус йоктыруның беренче билгеләре күренгәч, биш көн эчендә эчәргә киңәш ителә.
FDA молнупиравирны хуплау турындагы карарны ел ахырына кадәр кабул итер, дип көтелә. Merck ширкәте бу даруны җитештерә башлаган инде. Ул даруны аз керемле илләргә җибәрергә тиешле берничә ширкәт белән лицензияле килешүләр төзегән.
Америка белгечләре әйтүенчә, әлеге дарулар пандемия белән нәтиҗәле көрәш чарасы булырга мөмкин, әмма бу кешеләргә вакцинадан баш тарту өчен сәбәп булмаска тиеш.
🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!
🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!