Accessibility links

Кайнар хәбәр

Казан мәктәбенә һөҗүм иткән Илназ Галәвиев эше мәхкәмәгә декабрьдә тапшырылырга мөмкин


Илназ Галәвиев
Илназ Галәвиев

Петербурлагы экспертиза аны үз акылында дип тапты.

Быел майда Казанның 175нче гимназиясенә һөҗүм итүдә гаепләнгән Илназ Галәвиев эше мәхкәмәгә бу елның декабрендә үк тапшырылырга мөмкин. Бу хакта гаепләнүченең адвокаты Владимир Богданга сылтама белән "Коммерсантъ" хәбәр итә.

Петербурда уздырылган икенче психологик-психиатрия экспертизасы Галәвиевне үз акылында дип таныган. Юрист сүзләренчә, экспертиза нәтиҗәләрен "тикшерү телдән җиткергән". Богдан хәбәр итүенчә, үз акылында дип табылганнан соң, Галәвиев үзе өчен ялланган адвокатлардан баш тарткан. Хәзер аны дәүләт билгеләгән адвокат яклаячак. Богдан фикеренчә Галәвиев бу карарга "бөтенләй үк үз теләге белән" килмәгән булырга мөмкин.

Шулай ук, юрист әйтүенчә, яклаучылар әле дә җинаять эшенең төп материалларын карый алмый. Богдан тикшерүнең гамәлләрен мәхкәмәдә шикаять итәргә ниятли.

Быел июль аенда Мәскәүнең Сербский исемендәге социаль һәм мәхкәмә психиатриясе фәнни үзәге Галәвиев кешеләрне үтергәндә үз акылында булмаган дигән нәтиҗә чыгарган дип хәбәр ителгән иде.

2021 елның 11 маенда элек үзе дә шунда укыган Илназ Галәвиев Казанның 175нче гимназиясенә килеп ут ачты. Нәтиҗәдә 9 кеше, шул исәптән 7 бала һәм 2 укытучы һәлак булды, 20дән артык кеше яраланды.

Галәвиевкә ике һәм аннан да күбрәк затны үтерү маддәсе нигезендә гаепләү белдерелде. Аны гомерлеккә ирегеннән мәхрүм итәргә мөмкиннәр. Мәхкәмә Илназ Галәвиевне сак астына алды. Мәхкәмә утырышы вакытында Галәвиев "үз гамәлләренең гадел һәм нигезле булуына шиге булмавын", авыр хасталыгы юклыгын һәм үзен сак астына алуларына каршы булмавын белдерде.

Мәгълүмат чараларында 2020 елда Илназ Галәвиевнең баш мие авыруы булуы турында диагноз куелуы турында хәбәр чыкты. Тикшерү комитетында моны расладылар. Бик көчле баш авыртулары аркасында ул берничә мәртәбә медицина ярдәме сорап мөрәҗәгать иткән. Моннан тыш, мәгълүмат чаралары белешмәсенә күрә, Галәвиев үз-үзенә кул салырга мөмкин кешеләр исемлегенә кертелгән.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!
🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG