Accessibility links

Кайнар хәбәр

ОНК: экспертиза Илназ Галәвиев мәктәптә атыш оештырганда үз-үзен белештермәгән дип таныган


Илназ Галәвиев мәхкәмәдә
Илназ Галәвиев мәхкәмәдә

Моны Сербский исемендәге психология-психиатрия хастаханәсе экспертизасы күрсәткән. Ләкин Русия Тикшерү комитеты моны кире кага, экспертиза уздыру әлегә тәмамланмады ди.

Казанның 175нче мәктәбендә атыш оештырган 19 яшьлек Илназ Галәвиев җинаять кылган мизгелдә үз акылында булмаган. Бу хакта Җәмәгать күзәтү комиссиясе хәбәр итте.

В.П.Сербский исемендәге Социаль һәм мәхкәмә психиатриясе фәнни үзәге Илназ Галәвиевны кешеләрне үтергәндә үз-үзен белештермәгән дип таныды диелә белдерүдә. Күбрәк мәгълүмат соңрак чыгарылачак диелә.

Ләкин Русия Тикшерү комитеты моны кире какты, экспертиза уздыру әлегә тәмамланмады диде.

Элегерәк Сербский исемендәге психология-психиатрия хастаханәсендә экспертиза уздыру өчен Галәвиев Мәскәү тикшерү изоляторына күчерелгән иде. Моңа кадәр ул Казандагы изоляторда ялгызы гына бер бүлмәдә 24 сәгатьлек видеокүзәтү астында утырды. Илназ Галәвиевне үз-үзенә кул салырга омтылучылар исемлегенә керткәннәр иде.

11 майда Казанның 175нче мәктәбендә элек шул уку йортын тәмамлаган 19 яшьлек Илназ Галәвиев һөҗүм итте. Мылтыктан ут ачып, ул җиде баланы һәм ике укытучыны үтерде, ике дистә кеше яраланды. Атыш нәтиҗәсендә Татарстан хастаханәләренә 23 кеше салынды. Авыр хәлдә калган сигез кешене Мәскәүгә дәваларга озатканнар иде.

Илназ Галәвиев

2021 елның 11 маенда билгесез кеше Казанның 175нче гимназиясенә килеп ут ача. Нәтиҗәдә 9 кеше, шул исәптән 7 бала һәм 2 укытучы һәлак була, 20дән артык кеше яралана. Һөҗүмче тоткарлана. Ул элегрәк шушы мәктәптә укыган 19 яшьлек Илназ Галәвиев дип хәбәр ителә.

Галәвиев 175нче гимназияне 2017 елда тәмамлый. Аннары "ТИСБИ" көллиятендә IT белгечлегенә укый башлый, әмма начар уку сәбәпле 2021 елда аннан куыла.

Көллияттән куылып ике көн узгач корал йөртүгә рөхсәт ала. Йошкар-Оладагы корал кибетенә барып Hatsan ESCORT мылтыгын сатып ала.

Галәвиевкә корал алуга таныклык биргән психиатр аның психикасында бернинди дә тайпылыш күрмәгән. Русия Тикшерү комитеты исә анда баш мие авыруы булган, туганнары анда агрессивлык һәм тиз кабынып китүчәнлек сизгән дип белдерә.

Һөҗүмгә берничә көн кала Галәвиев "Бог" исемле телеграм каналы ача һәм анда үзен Бог дип игълан итә. Ул анда кешеләрне үтерергә барачагын алдан белдереп куя.

175нче гимназиядә атыш вакыйгасын тикшерү дәвам итә. Галәвиевка карата күпләп кеше үтерү турында җинаять эше ачылды, ул сак астында.

Тагын берничә кешегә, шул исәптән 175нче гимназия мөдире Әминә Вәлиева, "Ваша безопасность" ширкәте мөдире Сергей Иванов, саклану сигнализациясе инженеры Марат Җиһаншинга карата "гамьсезлек" маддәсе нигезендә тикшерү эшләре ачылды.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!
🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG