Accessibility links

Кайнар хәбәр

Казанда ялган аракыдан агулану билгеләре белән 11 кешене хастаханәгә салганнар 


Татарстанның эчке эшләр министрлыгында хәбәр итүләренчә, 15 ноябрьдә Казанның Салмачи бистәсендә бер шәхси йортта яшьләр төркеме исерткеч эчемлекләр кулланган. Агуланучыларның өчесе авыр хәлдә диелә.  

Казанда метанол (ялган хәмер) белән агулану билгеләре булган 11 кеше хастаханәгә салынган. Бу хакта "Бизнес Online"га Татарстанның сәламәтлек саклау министрлыгы матбугат хезмәтендә хәбәр иткәннәр.

"11 кеше Казандагы 7нче клиник хастаханәсенең кискен агуланулар үзәгенә мөрәҗәгать иткән. Өчесе авыр хәлдә. Табиблар пациентларның гомере өчен көрәшә", дип белдергәннәр министрлыкта.

Татарстанның эчке эшләр министрлыгында хәбәр итүләренчә, 15 ноябрьдә Казанның Салмачи бистәсендә бер шәхси йортта яшьләр төркеме исерткеч эчемлекләр кулланган. Казанның "Сафиуллин" полиция бүлекчәсендә ялган аракының чыганагын ачыклау уңаеннан тикшерү алып барыла.

Шулай ук Татарстан прокуратурасы да Казанда студентлар агулану мәгълүматын тикшерә башлаган.

Агулану уңаеннан Татарстанның тикшерү комитеты Русия җинаять кодексының 238 маддәсе 2нче өлеше нигезендә (Кулланучыларның гомере яки сәламәтлеге иминлеге таләпләренә җавап бирми торган тауарлар һәм продукция җитештерү, саклау, сату өчен ташу яки сату) җинаять эше ачкан.

Беренчел мәгълүматларга күрә, бөтен агуланучылар да билгесез заттан сатып алынган спиртлы эчемлекне эчкән. Булган хәлләрне ачыклау өчен тикшерү эшләре бара.


Октябрьдә Оренбург өлкәсендә дә ялган аракы эчеп агуланганнар иде. 35 кеше үлде. Оренбург өлкәсендә яшәүчеләрнең ялган хәмер белән агулануы турындагы хәбәр 6 октябрьдән 7 октябрьгә каршы төндә чыкты. Орскида бу хәмерне җитештергән, бүлеп саткан һәм саклаган пункт барлыгы ачыкланган иде, тикшерүчеләр биредәге ялган аракы җитештерү җиһазларын һәм 3 меңнән артык шешә хәмерне тартып алды.

Сәламәтлек өчен куркыныч хәмер сатылган Орски шәһәренең урамнарында пластик шешәләрдә генә түгел, пыяла шешәләрдәге спиртлы эчемлекләрнең дә куркыныч булуы турында тавыш белән кисәтеп урам буйлап машиналары йөрде. Төбәк хакимияте алданрак сатып алынган хәмерне азык-төлек җыелмаларына алыштыруны да оештырган иде.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!
🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG