Accessibility links

Кайнар хәбәр

Русия җәмәгатьчеләре Башкортстан югары мәхкәмәсенә Чанышеваны яклап 200дән артык шәхси үтенеч юллаган


Лилия Чанышева
Лилия Чанышева

Активистны сак астына алуга карата апелляция шикаяте Башкортстанның югары мәхкәмәсендә 17 ноябрьдә карала.

Лилия Чанышевага карата чикләү чарасын иректән мәхрүм итү белән бәйле булмаганына үзгәртүләрен сорап, Башкортстанның югары мәхкәмәсенә Русия җәмәгатьчеләре, активистлары һәм гади гражданнарыннан күпсанлы шәхси мөрәҗәгатьләр килүе дәвам итә.

Уфадагы Навальный тарафдарлары хәбәр итүенчә, Югары мәхкәмәгә "Гадел хөкем" ("Правосудие") системыннан 200дән артык мөрәҗәгать җибәрелгән. Үтенеч мөрәҗәгате язучылар арасында Башкортстаннан тыш, Мәскәү, Петербур, Ростов, Екатеринбур, Түбән Новгород, Иваново, Сарытау, Калининград, Тамбов, Чиләбе, Омски, Новосибирски, Төмән, Мәскәү, Свердловски өлкәләре, Пермь крае, Тыва һәм Русия төбәкләренең башка шәһәрләреннән дә кешеләр бар. Кайберләре чит илдән юлланган.

Үтенеч мөрәҗәгатьләренең бер өлеше Лилия Чанышеваның яклаучылары аша мәхкәмәдә дә тәкъдим ителәчәк. Уфа адвокаты Сергей Макаренко, активистның әти-әнисеннән тыш, танылган Уфа журналистлары, юристлары, хокук яклаучылары имзалаган тагын 26 мөрәҗәгатьне мәхкәмәгә тапшырырга ниятләвен белдергән.

"Лилия Чанышева берничә ел хакимият оешмаларындагы коррупциягә каршы көрәш мәсьәләләре белән шөгыльләнгән иҗтимагый оешманың Уфадагы бүлекчәсендә эшләде, чаралар уздырды, тыныч митинглар үткәрде, аларның күбесенә хакимиятләр үзләре үк рөхсәт биргән иде. Ә оешма үз теләге белән эшчәнлеген туктатканнан соң, аны экстремист дип таныдылар. Хәзер исә коррупция белән көрәшкәннәрдән коррупционерлар үч алырга ниятләгән", дип язган үз мөрәҗәгатендә Куштауны яклаган Чакмагыш активисты Руслан Нуретдинов.

Чанышеваның Мәскәүдәге адвокаты Владимир Воронин әйтүенчә, Чанышева яклы мөрәҗәгатьләрне сәясәт белгече Екатерина Шульман, "Дождь" телеканалының ("ят агент") баш мөхәррире Тихон Дзядко, "Эхо Моквы" радиосы журналистлары Александр Плющев һәм Татьяна Фельгенгауэр, журналист Андрей Лошак имзалаган.

Уфадагы Навальный штабының ("Навальный штаблары Русиядә экстремист оешма дип танылды һәм тыелды) элеккеге координаторы Лилия Чанышева Уфаның Киров районы мәхкәмәсе карары белән 10 ноябрьдә ике айга сак астына алынды.

Аңа кадәр, 9 ноябрьдә Уфада Чанышеваның һәм башка Навальный тарафдарларының өйләрендә тентүләр узды, җиһазлары, элемтә чаралары һәм документлары тартып алынды, активистларны сорау алу өчен төбәк тикшерү комитетына алып киттеләр. Шул ук көнне Лилия Чанышевага "эктремист төркем оештыру һәм аны җитәкләү" гаебе белдерелде.

Күптән түгел Уфа җәмәгатьчеләре Change.org порталында Лилия Чанышевага җинаять эзәрлекләвен туктату һәм аны азат итү таләбе белән петиция чыгарды. Мөрәҗәгать Русия президенты Владимир Путинга, баш прокурор Игорь Красновка һәм Русия тикшерү комитеты рәисе Александр Бастрыкинга атап язылган.

Хәзерге вакытта активист Уфадагы вакытлыча тоту изоляторында сак астында.

15 ноябрьдә аның янына республиканың Иҗтимагый күзәтү комиссиясе әгъзалары килгән. "Чанышева өч кешелек камерада берүзе тотыла. Тотылу шартлары нормаларга туры килә. Сораштыру вакытында ире аша тапшырылырга тиешле витаминнарны уздырмауларын белдерде. Комиссия аңлатуынча, теләсә нинди дарулар, шул исәптән витаминнар да табиб билгеләсә генә рөхсәт ителә. Шикләнелүче туклануның сыйфатсызлыгы турында да хәбәр итте. Комиссиягә башка шикаятьләр булмады", диелә Иҗтимагый күзәтү комиссиясенең хисабында.

Amnesty International халыкара хокук яклау оешмасы Лилия Чанышеваны сак астыннан чыгарырга чакырды. Оешманың Русиядәге вәкиле Наталья Звягина әйтүенчә Чанышеваны "экстремизмда" гаепләүләре зур борчу тудыра, шулай ук Алексей Навальныйның көрәштәшләрен һәм тарафдарларын бөтенләй башка төрле, масштаблы эзәрлекләү башлануының билгесе булып тора.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!
🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG