Русиянең туризм сәнәгате берләшмәсе, "Турпомощь" ассоциациясе, Дәүләт кунакчыллык индустриясе берләшмәсе һәм туроператорларның башка берләшмәләре Русия премьер-министры Михаил Мишустиннан пандемия аркасында оештырыла алмый калган турлар өчен туристларга булган бурычларын түләүне кичектерүне сораган.
Юкса ширкәтләрнең 60 проценты бөлгенлеккә төшәргә мөмкин, дип язылган туризм эшмәкәрлеге вәкилләренең хатында. Бу хакта "Известия" хәбәр итә.
Туроператорлар искәртүенчә, русияләр өчен күпчелек юнәлешләр, шул исәптән Кытай, Көньяк-Көнчыгыш Азия, Ерак Көнчыгыш һәм тулысынча диярлек Европа элеккегечә ябык кала бирә.
Шуның аркасында туроператорлар 2020 елда үз өсләренә алган туристлар алдындагы бурычларын быел да үти алмаган.
Халыкара күчмә туризмның 385 агентлыгы арасында 230ы хәзерге вакытта пандемия аркасында ябык булган илләргә баруны оештыра иде. Әгәр бурычларны түләү кичектерелмәсә, аларга банкротлык ихтималы яный диелгән мөрәҗәгатьтә. Русиянең туриндустрия берләшмәсе вице-президенты Юрий Барзыкин сүзләренчә, беренче чиратта урта һәм кече агентлыклар зыян күрәчәк.
Пандемия аркасында оештырыла алмый калган турларның бер өлешен башка юнәлешләргә күчерергә мөмкин булган – туристларның 17 проценты Русиядә, 30 проценты – башка илләрдә ял итәргә ризалашкан. Шулай да, турларның яртысыннан артыгы һаман һавада эленеп тора, ә аны сатып алучылар акчаларын кире кайтаруны көтә. Шул ук вакытта туроператорлар аларга бурычларын кайтара алмый, чөнки акчалар чит ил партнерларына тапшырылган, алар исә акчаларны әйләнешкә керткән, дип аңлаткан Барзыкин. "Ягъни, сәяхәтчеләрне ял итү өчен кабул итәргә әзерләр, әмма аларга акчаларын кире кайтару мөмкин түгел", дигән ул.
Русиянең туриндустрия берләшмәсе вице-президенты сүзләренчә бурычларны кайтаруны кичектерү турындагы шушындый ук карар һава ширкәтләре өчен 2023 елның маена кадәр гамәлдә, шуңа күрә туроператорлар әлегә очкычларга алынган билетлар өчен акчаларын кире ала алмаган диярлек.
"Турпомощь" ассоциациясе башлыгы Александр Осауленко бәяләвенә күрә, хәзерге вакытта туроператорларның мөштәриләренә якынча 25 миллиард сум бурычы бар.
Күпчелек илләргә очышлар узган елның язында пандемия башланганнан соң туктатылып торган иде.
1 декабрьдән Русиядән Аргентинага, Бангладешка, Бразилиягә, Коста-Рикага һәм Монголиягә очышлар торгызыла. 12 декабрьдән исә Русия Финляндиягә тимер юл йөрешләрен башлаячак. Петербург-Хельсинки маршруты белән көн саен ике пар поезд йөриячәк.
Шул ук вакытта Европаның күпчелек илләренә бару өчен Дөнья сәламәтлек саклау оешмасы хуплаган вакциналар ясау таләп ителә. Русия вакциналары бу исемлеккә керми. Шулай ук очышлар торгызылу туристларны кертә башлау дигәнне аңлатмый. Европа берлегенең берничә иле генә Русиядән туристларга килергә рөхсәт бирә.
🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!
🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!