Accessibility links

Кайнар хәбәр

Русиядән Аргентина, Бразилия һәм тагын берничә илгә очышлар яңадан башлана


Буэнос-Айрес шәһәре, Аргентина
Буэнос-Айрес шәһәре, Аргентина

Моннан тыш, 1 декабрьдән Кубага, Мексикага һәм Катарга даими һәм даими булмаган очышларга чикләүләр бетерелә. Шулай ук 12 декабрьдән Русия Финляндиягә тимер юл йөрешләрен торгызачак. 

Коронавирус белән көрәш оператив штабы 1 декабрьдән Русиядән Аргентинага, Бангладешка, Бразилиягә, Коста-Рикага һәм Монголиягә очышлар башлаячагын игълан иткән.

Моннан тыш, 1 декабрьдән Кубага, Мексикага һәм Катарга даими һәм даими булмаган очышларга чикләүләр бетерелә.

Шулай ук 12 декабрьдән Русия Финляндиягә тимер юл йөрешләрен торгызачак. Петербург-Хельсинки маршруты белән көн саен ике пар поезд йөриячәк. Алданрак Русия Финляндия белән очышларны да торгызган иде.

2020 елның августыннан Русия башка илләр белән коронавирус пандемиясе аркасында туктатып торылган очышларны акрынлап торгыза башлады. Хәзерге вакытта берничә дистә дәүләткә рейслар яңадан башланды. Шул ук вакытта кайсы да булса илгә очышларны башлаулары русияләрнең анда туристик максатларда оча алуын аңлатмый. Күпчелек дәүләтләрдә әле дә кырыс чикләүләр гамәлдә.

9 ноябрьдән башлап Русиядән тугыз илгә Нидерланд, Швеция, Таиланд, Баһамнар, Иран, Оман, Тунис, Словения һәм Норвегиягә очышлар яңадан башланды.

5 октябрьдә Русиядән Джибути, Дания, Яңа Зеландия, Көньяк Африка һәм Перуга очышлар торгызылган иде.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!
🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG