Accessibility links

Кайнар хәбәр

Русиядән тагын тугыз илгә очышлар яңадан башланды 


Амстердам
Амстердам

Хәзер Нидерланд, Швеция, Таиланд, Баһамнар, Иран, Оман, Тунис, Словения һәм Норвегиягә очарга мөмкин. 

9 ноябрьдән башлап Русиядән тагын тугыз илгә очышлар торгызылды. Бу хакта ТАСС хәбәр итә.

Сишәмбе көннән Нидерланд, Швеция, Таиланд, Баһамнар, Иран, Оман, Тунис, Словения һәм Норвегиягә очышлар башлана.

Күпчелек илләргә Мәскәүдән очарга мөмкин булачак диелә: Баһамнар (Нассау), Иран (Тегеран), Нидерланд (Амстердам, Эйдховен), Оман (Маскат), Словения (Любляна тарафына), Тунис (Монастир) һәм Таиландка (Бангкок һәм Пһукет).

Таиландка рейслар илнең таләпләрен исәпкә алып торгызыла. Ул "Спутник V" белән вакциналанган русияләр өчен генә ачык. Башка шәһәрләрдән дә очарга мөмкин, әмма һава аланнарында халыкара рейсларның торгызылган булуы мөһим.

Башка шәһәрләрдән очышларга килгәндә, Петербурдан Нидерланд (Амстердам), Норвегия (Берген, Осло), Тунис (Монастир) һәм Швециягә (Стокһольм, Гетерборг) очарга була.

Русиянең халыкара рейслар торгызылган һава аланнарыннан Туниска да очышлар башлана.

Нидерландка (Амстердам) Жуковски, Екатеринбур, Калининград шәһәрләреннән очып китәргә мөмкин. Сочидан – Тәһрән һәм Амстердамга диелә хәбәрдә.

5 октябрьдә Русиядән Джибути, Дания, Яңа Зеландия, Көньяк Африка һәм Перуга очышлар торгызылган иде.

Хәзерге вакытта Русия 62 илгә очышларын торгызды. Шул ук вакытта Танзаниягә илдәге эпидемия вазгыяте сәбәпле очышлар туктатылып тора.
Танзаниягә очышлар, Төркия белән беррәттән 15 апрельдә туктатылган иде. Башта бу чикләү 1 июньгә кадәр генә дәвам итәр, дип ниятләнде.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!
🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG