Accessibility links

Кайнар хәбәр

Казанда метанол белән агуланып хастаханәгә китерелгән студентлар туңмый торган сыекча эчкән булган


Яшьләр машина багажнигыннан спиртлы эчемлек урынына ялгышып шушы сыекчаны алган һәм аңа тәм бирүчеләр кушып эчкән.  

Казанда метанол белән агуланып хастаханәгә китерелгән 13 студентның нинди эчемлек куллануы ачыкланган. Алар тәрәзәне туңдырмый торган сыекча эчкән, дип хәбәр итә Татарстанның тикшерү комитеты.

"Алдагы көнне аларның берсе, танышы аша, 5 литрлы пластик шешәдә спиртлы сыекча сатып алган. Аны машина багажнигында йорт янына китергәннәр. Шул ук вакытта, багажникта тәрәзәне туңдырмый торган сыекча тутырылган шундый ук зурлыктагы шешә булган. Яшьләр ялгышып аны үзләре белән алган, соңрак сыеклыкка тәм бирүче өстәп, эчкәннәр", диелә хәбәрдә.

Тикшерү туңмый торган сыекчада метанол тапкан. Беренчел мәгълүматларга күрә, бәйрәм итү өчен сатып алынган ялган аракыда метанол табылмаган.

Казанның Салмачи бистәсендәге бер шәхси йортта яшьләр төркеменең исерткеч эчемлекләр кулланып агулануы турында 16 ноябрьдә хәбәр ителгән иде.

Метанол белән агулану билгеләре булган 13 кешене хастаханәгә салдылар. Аларның хәле уртача һәм авыр дип бәяләнә. Студентларның 10сы Башкортстаннан, өчесе - Казаннан.

Тикшерү ачыклаганча, 18 кешедән торган яшьләр төркеме коттеджда туган көн уздырган булган. Аларның 14е спиртлы эчемлек кулланган, шуннан соң үзен начар хис иткән һәм медицина ярдәме сораган.

Октябрьдә Оренбург өлкәсендә дә ялган аракы эчеп агуланганнар иде. 35 кеше үлде.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!
🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG