Accessibility links

Кайнар хәбәр

АКШ Русияне дин иреге даими бозылган илләр исемлегенә кертте


Энтони Блинкен
Энтони Блинкен

Бу исемлектә Русиядән тыш Кытай, Мьянма, Төньяк Корея, Согуд Гарәбстаны кебек илләр бар.

АКШ Дәүләт сәркатибе Энтони Блинкен Русияне "дин иреге даими һәм нык бозылган" илләр исемлегенә кертте. Бу хакта Дәүләт департаменты хәбәр итә.

Дин иреге бочылу тудырган илләргә моннан тыш Мьянма, Кытай, Эритрея, Иран, Төньяк Корея, Пакстан, Согуд Гарәбстаны, Таҗикстан һәм Төрекмәнстан кертелгән. Борчылу тудырган субъектлар исемлегенә "Ислам дәүләте" һәм "Талибан" да кертелгән (икесе дә Русиядә тыелган).

Әл-Җәзаир, Куба, Никарагуа һәм Комор утраулары исә дин иреге бозылырга мөмкин булган махсус исемлеккә эләккән. Әлеге илләрнең эшчәнлеге аерым күзәтеләчәк.

— Хәзерге дөньяда дин иреге проблемнары структур, системлы һәм тамыр җәю сыйфатларына ия. Алар нәфрәт һәм түземсезлек белән ризалашмаганнарның даими глобаль игътибарын таләп итә, — дип белдерде Блинкен. Ул АКШның бу ил хөкүмәтләрен җирле кануннарда үзгәрешләргә һәм канун бозуларда гаеплеләрне җаваплыкка тартырга өндәячәген әйтте.

Элегрәк АКШ Дәүләт департамент Русия мәхкәмәсен "Яхъя шаһитлары" тарафдарларын төрмә җәзасына хөкем итүе өчен тәнкыйтьләгән иде ("Яхъя шаһитлары" оешмасы Русия хакимияте тарафыннан экстремистик дип танылган, аның эшчәнлеге тыелган).

Бер ел элек АКШ Русияне дин иреге бозылган булырга мөмкин булган илләр исемлегенә керткән иде. Кара исемлектә Русия соңгы тапкыр 2016 елда булган. Ул чакта АКШ Дәүләт департаменты хисабында Русия хакимиятенең мөселманнар, сайентологлар һәм "Яхъя шаһитлары" эшчәнлеген чикләве әйтелгән булган.

2021 ел башында департамент Кытайның Синҗан-Уйгыр автоном төбәгендә уйгырларга карата гамәлләрне геноцид һәм кешелеккә каршы җинаять дип игълан итте. Кытай уйгыр мөселманнарын һәм башка дини һәм милли азчылыкларны эзәрлекли, дип белдергән АКШның элекке Дәүләт сәркатибе Майк Помпео.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!
🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG