Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татарстанда ришвәтчелеккә бәйле канун бозулар 1,5 тапкырга арткан


Быел республикада 242 кеше җаваплылыкка тартылган.

2021 елның 9 аенда Татарстанда ришвәтчелек 1,5 тапкырга арткан. Бу хакта, бүген, 18 ноябрьдә Татарстан президентының ришвәтчелеккә каршы сәясәт идарәсе баш киңәшчесе Салават Рәхимов "Татар-информ" мәгълүмат агентлыгында узган матбугат очрашуында белдерде.

"Быелның 9 аенда барлыгы 281 тикшерү үткәрелде. Анда ришвәтчелеккә каршы канун бозуның 254 очрагы ачыкланды, 242 кеше җаваплылыкка тартылды. Узган елның шушы чоры белән чагыштырганда, кызганыч, канун бозулар 1,5 тапкырга артты. 2021 елның 9 аенда 172 канун бозу теркәлгән, 156 кеше җаваплылыкка тартылган", диде ул.

Ришвәтчелеккә бәйле тикшерүләрнең 95 процент очрагында кешеләр җаваплылыкка тартылган. Кара исемлеккә Тукай, Әтнә, Югары Ослан, Кама Тамагы, Арча, Актаныш, Әлки, Алексеевски, Нурлат, Мөслим, Чирмешән районнары кергән.

Дәүләт һәм муниципаль хакимияттә эшләүче җитәкчеләрне тикшерү арткан. Быел вазифадагы затларга карата 29 тикшерү үткәрелгән. Бүгенгә 4 кеше ышаныч югалту сәбәпле эшеннән алынган. Аеруча, депутатлар керемнәрен яшерергә тырышкан.

"Чистай һәм Теләче районнарында депутатлар керемнәре турында хисап бирергә баш тарткан өчен эштән китте. Мисал итеп, Түбән Каманы китерергә була. Анда депутат эшмәкәрлектән кергән 300 мең сум керемен, транспортын күрсәтмәгән. Монда трагик комедия вәзгыяте. Ул йөк машинасын 10 сумга саткан дип язган. Чынлыкта Камаз 250 мең сумга җибәрелгән. Ул дөрес аңламадым диде. Әмма мондый аклануларны кабул итмибез", диде ул.

Ике ай элек Татарстанда социаль иминиятләштерү хезмәте башлыгы Павел Лоханов ришвәт алганда кулга алынган иде. Ул хосусый оешма җитәкчесеннән 4 миллион сум алуда гаепләнә.

2020 елда Татарстанда ришвәтчелек 50 процентка арткан булган. Барлыгы 425 очрак ачыкланган. Ришвәтчелек аркасында казнага 402 млн сумлык зыян килгән.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!
🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

башка яңалыклар

XS
SM
MD
LG