Accessibility links

Кайнар хәбәр

Австрия ил халкын мәҗбүри вакциналау турында игълан итте


Вакциналау 2022 елның 1 февраленнән башланачак. Моннан тыш, хакимиятләр 10 көнлек гомуми локдаун керткән.

Австрия Европа берлегендә ватандашларын мәҗбүри вакциналау турында игълан иткән беренче ил булды, әлеге чара 2022 елның 1 февраленнән башланачак. Бу хакта 19 ноябрьдә Австрия хакимияте игълан итте.

Моннан тыш, хакимиятләр 10 көнлек гомуми локдаун керткән. Ул иң күп дигәндә 20 көнгә сузылачак дип белдергән канцлер Александр Шалленберг.

Коронавирус белән авыручылар саны артуы сәбәпле, Австрия хөкүмәте 14 ноябрьдә илнең вакцина ясатмаган кешеләре өчен кырыс чикләү чаралары керткән иде.

Австрия халкының өчтән икесе вакциналанган. Бу Көнбатыш Европада иң түбән күрсәткечләрнең берсе. Вакцина ясатмаучылар өчен локдаун ике миллион тирәсе кешегә кагылачак. Аларга эшкә, азык-төлек кибетенә яки табибка бару кебек җитди сәбәпләр булмаганда өйдән чыгарга ярамый.

Вакцина ясатмаганнарга җәмәгать урыннарына тискәре ПЦР-тест белән дә керү тыелган.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!
🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG