Accessibility links

Кайнар хәбәр

Рөстәм Миңнеханов: "Татарстанда яшәп тә милләтне, телне саклау җиңел түгел"


Очрашуда Рөстәм Миңнеханов чыгыш ясый
Очрашуда Рөстәм Миңнеханов чыгыш ясый

Президент Кыргызстан татарлары белән очрашты. Миңнеханов сүзләренчә, Русиядә генә түгел, БДБ илләрендә яшәүче татарлар санын белү мөһим.

Бүген, 19 ноябрьдә, Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов Кыргызстанга сәфәре кысаларында анда яшәүче татарлар белән очрашты. Очрашуда "Туган тел" татар-башкорт мәдәният үзәге вәкилләре җыелган иде.

"Татарлар белән эшләү, тел, мәдәният һәм башка юнәлешләрне алып бару өчен вакыт, акча кирәк. Сезне беркем көчләп мәҗбүр итми, бу сезнең күңелдә. Безнең милләтебезне, телебезне, гореф-гадәтләребезне сакларга кирәк. Сез читтә. Без әле Татарстанда яшәп тә милләтебезне, телебезне ничек саклыйк икән дип тырышабыз. Бу бик җиңел әйбер түгел. Ә сез бөтенләй читтә", диде ул.

Очрашу вакытында Миңнеханов Русиядә узган җанисәп мәсьәләсенә тукталды. Аның сүзләренчә, Русиядән тыш, Кыргызстанда, Үзбәкстанда, Казакъстанда татарларның санын белү мөһим.

Бүген Кыргызстанда 6,5 млн кеше яши. Шуларның 55 меңе татар. Бишкәк шәһәрендә 16 мең татар гомер итә.

Эшлекле сәфәр вакытында Татарстан президенты Кыргызстан президенты белән очрашты. Рөстәм Миңнеханов Садыр Җаппаровны киләсе елда билгеләп үтеләчәк ислам динен кабул итүнең 1100 еллыгына чакырды.

Җанисәп 2021

Русиядә җанисәп 15 октябрьдән 14 ноябрьгә кадәр узды. Бу чараны оештырган Росстат белдерүенчә, беренче нәтиҗәләр 2022 елның гыйнварында игълан ителәчәк. Аннан соң акрынлап башка мәгълүмат өстәлә барачак. Милләтләр турында мәгълүмат 2022 елның октябрендә көтелә.

Җанисәп анкеталарында кешеләр үзләре теләгән милләт вәкиле булып языла алды. Бу җанисәптә беренче мәртәбә бер кешегә берничә милләтне күрсәтергә мөмкинлек бирелде.

2021 елгы җанисәп нәтиҗәләре нигезендә төбәкләр һәм аерым торак пунктлар турында демографик, социаль һәм икътисади белешмәләр, шулай ук илнең төрле төбәкләрендә яшәүчеләрнең тормыш шартлары турындагы мәгълүмат җыелып гомумиләштереләчәк.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!

🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG