Accessibility links

Кайнар хәбәр

Русиядә "ят агент" медиа чаралары исемлегенә тагын ике оешма кертелгән


Исемлеккә элегрәк "ят агент" дип аталган Алексей Петров җитәкләгән китап мәдәниятен үстерү фонды кертелгән.

Русия юстиция министрлыгы "ят агент" мәгълүмат чаралары реестрына ике оешманы кертте. Бу хакта министрлык сайтында хәбәр ителә.

Исемлеккә "Иркутски библиофиллары берлеге" дип аталган китап мәдәниятен үстерү фонды кертелгән. Әлеге оешманы тарихчы һәм блогер Алексей Петров җитәкли, ул үзе сентябрь аенда "ят агент" исемлегенә "Голос" оешмасының Иркутски өлкәсендәге координаторы буларак кертелгән булган.

Русиядә "ят агент" дип аталгач, Петров шулай ук "Альянс" яшь галимнәр клубы президенты һәм Ножиков фонды мөдире булуын сөйләгән иде. Петров аңа бәйле оешмаларга үзенең "ят агент" статусы аркасында зыян килүен теләмәгәнен белдергән иде.

Реестрга шулай ук "Честные выборы" исемле җаваплылыгы чикләнгән җәмгыять кертелде. Аны хисапларны тапшыру өчен Петров һәм "ят агент" дип аталган "Голос" оешмасының башка төбәк вәкилләре булдырды. Оешманы исемлеккә кертү техник чара дип аңлатыла.

  • Хәзерге вакытта Русия юстиция министрлыгының "ят агентлар" исемлегендә 97 кеше һәм оешма бар. Алар арасында Азат Европа/Азатлык Радиосы проектлары, "Медуза" сайты, "Дождь" телеканалы, "Голос" хәрәкәте бар. "Ят агент" дип танылган кайбер редакцияләр эшчәнлеген туктатырга мәҗбүр булды, башкалары икътисади проблемнар барлыкка килүе турында белдерде.
  • 2017 елның 5 декабрендә Русия юстиция министрлыгы Азатлык радиосын, Idel.Реалии, Америка авазы, Азат Европа/Азатлык Радиосы корпорациясен, барлыгы тугыз мәгълүмат чарасын "ят агент функцияләрен башкаручы мәгълүмат чаралары" исемлегенә кертте. Азат Европа/Азатлык Радиосы медиакорпорациясе Русия хакимиятләренең әлеге карары белән килешми. Мәскәү моны Кремль тарафыннан финансланучы RT телеканалын АКШта "чит ил агенты" буларак теркәүгә җавап дип атады.
  • RFE/RL президенты Джейми Флай медиаоешманың Русиядә эшчәнлеген дәвам итәчәген күп тапкыр белдерде. "Безнең эшне цензуралауның һәм журналистларны дәшмәскә мәҗбүр итүнең теләсә нинди омтылышларын кире кагабыз. Без Русия аудиториясенә хезмәт итүне дәвам итәчәкбез", диде Флай.
  • Русиядә "ят агент" дип танылган матбугат чаралары Русия җирлегендә юридик зат теркәргә, юстиция министрлыгында теркәләрегә һәм финанс операцияләрен әлеге министрлык аша уздырырга мәҗбүр.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!
🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG