17 ноябрь "Гадел Русия — хакыйкать өчен" фракциясе депутатлары Русия думасына "ят агент" турында канунга төзәтмәләр тәкъдим иткән канун өлгесен кертте. Үзгәрешләргә ярашлы, Русиядә "ят агент" буларак медиа бары тик мәхкәмә карары нигезендә генә игълан ителә алачак. Тәкъдимнәр Дума сайтында теркәлгән.
Хәзерге вакытта "ят агент" статусы Русиядә Юстиция министрлыгы карары белән бирелә. Бу медиа чарасының чит илдән финанслау булуы ачыклангач эшләнергә мөмкин. "Гадел Русия" фракциясе башлыгы Сергей Миронов журналистларның чит илдән кечкенә күләмдә акча алу очрагында да "ят агент" булып игълан ителү ихтималы булуын һәм бу механизмның "кырыс чара" булганын язды.
Яңа тәкъдимнәргә күрә, медианың чит илдән акча алуы билгеле булгач, башта Юстиция министрлыгы тарафыннан кисәтү ясалырга тиеш булачак. Шуннан соң финанслау туктамаса, Юстиция министрлыгы мәхкәмәгә мөрәҗәгать итәчәк, ахыргы карарны мәхкәмә кабул итәчәк, дип аңлатты төзәтмәләрне Миронов.
Фракция вәкилләре бу гамәлне "ят агент"лар исемлегенә "Росбалт" чарасының кертелүе белән бәйләде. Әлеге медиа чарасы исемлеккә 15 октябрь көнне кертелгән булган.
Элегрәк Русия думасында "Гадел Русия – хакыйкать өчен" һәм "Яңа кешеләр" фракцияләре җитәкчеләре Сергей Миронов белән Андрей Нечаев "ят агентлар" исемлегенә кертү процедурасын үзгәртергә кирәк дип белдергән иде. "Русиядә гаепсезлек презумпциясе бар. Хәзер исә ят агент булып аталган кешеләр, медиа чаралары мәхкәмәгә барып, үзләренең ят агентлар булмавын дәлилләргә тиеш", дип аңлаткан иде Нечаев.
Хәзерге вакытта Русия юстиция министрлыгы алып барган "ят агентлар" исемлегендә 95 кеше һәм оешма бар. Алар арасында Азат Европа/Азатлык Радиосы проектлары, "Медуза" сайты, "Дождь" телеканалы, "Голос" хәрәкәте бар. "Ят агент" дип танылган кайбер редакцияләр эшчәнлеген туктатырга мәҗбүр булды, башкалары икътисади проблемнар барлыкка килүе турында белдерде.
2017 елның 5 декабрендә Русия юстиция министрлыгы Азатлык радиосын, Idel.Реалии, Америка авазы, Азат Европа/Азатлык Радиосы корпорациясен, барлыгы тугыз мәгълүмат чарасын "ят агент функцияләрен башкаручы мәгълүмат чаралары" исемлегенә кертте. Азат Европа/Азатлык Радиосы медиакорпорациясе Русия хакимиятләренең әлеге карары белән килешми. Мәскәү моны Кремль тарафыннан финансланучы RT телеканалын АКШта "чит ил агенты" буларак теркәүгә җавап дип атады.
RFE/RL президенты Джейми Флай медиаоешманың Русиядә эшчәнлеген дәвам итәчәген күп тапкырлар белдерде. "Безнең эшне цензуралауның һәм журналистларны дәшмәскә мәҗбүр итүнең теләсә нинди омтылышларын кире кагабыз. Без Русия аудиториясенә хезмәт итүне дәвам итәчәкбез", диде Флай.
Русиядә "ят агент" дип танылган матбугат чаралары Русия җирлегендә юридик зат теркәргә, юстиция министрлыгында теркәлергә һәм финанс операцияләрен әлеге министрлык аша уздырырга мәҗбүр.
🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!
🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!