Русия президенты Владимир Путин ят агентлар турындагы канунның кайбер өлешләрен тагын бер кат яңадан карап чыгарга кирәк булуы белән килешүен белдерде. Әлеге тема "Валдай" бәхәс клубының пленар сессиясе барышында күтәрелгән иде. "Әлбәттә, бу юылган критерийларны тагын бер кат яңадан карарга кирәк", диде ул. Шулай ук хаакимият хезмәткәрләренә һәм Русия думасы депутатларына "даими рәвештә мондый йөкләмәләр бирүен" белдерде.
Путин сүзләренә күрә, җәмәгать эшлеклеләренә яки мәгълүмат чараларына ят агент исеме бирелгәндә аларның сәяси карашлары исәпкә алынмый. "Бу канун эчке сәяси эшчәнлекне башкарган вакытта чит илдән матди ярдәм алу белән бәяле" ди президент.
Пленар сессия барышында "Новая газета"ның баш мөхәррире Дмитрий Муратов президентка төрле мәгълүмат чараларының баш мөхәррирләре белән очрашу һәм ят агентлар кануны хакында фикер алышу үтенече белән мөрәҗәгать итте.
21 октябрьдә Путин беренче мәртәбә Муратовны Нобель премиясе алуы белән котлады. Дәүләт башлыгы аның бу бүләкне берничә хәйрия фондына бүлеп бирәчәге турындагы карарны искә алды. "Мин сезгә моның өчен премия бирер идем, шушындый эш белән шөгыльләнгәнегез өчен" диде президент.
Дмитрий Муратовка Нобель дөнья премиясен бирүләре турында 8 октябрьдә игълан ителгән иде. Ул әлеге бүләккә лаек дип табылган дүртенче Русия ватандашы. Владимир Путин журналистны шәхсән үзе котламаган иде.
Кремль исеменнән "Новая газета" мөхәррирен президентның сүзчесе Дмитрий Песков тәбрикләде. Шул ук вакытта Мәскәүдә узган "Русия энергетика атнасы" сессиясендә Путин Муратовны ят агентлар исемлегенә кертү ихтималына үз фикерен белдерде. Муратов канун бозса, аны бу премия "коткара алмаячак" диде.
"Валдай"ның пленар сессиясендә Русия президенты илдә мәгълүмат чараларын киң күләмдә ят агентлар исемлегенә кертү юк һәм булмаячак та, диде. "Бездә ят агентлар никадәр, карагыз? Нәрсә, һәр икенчесе әллә?" диде ул.
- Юстиция министрлыгының сайтындагы ят агентлар исемлегенә 88 басма, журналист һәм хокук яклаучы кертелгән. Гадәттәгечә, министрлык бу исемлеккә кертүенең сәбәпләрен аңлатмый. Редакциягә чит ил юридик затыннан яки ватандашыннан бер генә мәртәбә акча күчсә дә, канун нигезендә аны ят агент реестрына кертү өчен бу җитәрле.
- 2017 елда Азат Европа/Азатлык Радиосы (RFE/RL) һәм медиакорпорациянең башка проектлары Русия хакимияте тарафыннан "ят агент медиа" дип табылды. Медиаоешма үзен нинди дә булса чит илнең "агенты" дип санамавын, аның редакция сәясәте тулысынча бәйсез булуын күп тапкырлар әйтеп килде.
- Азат Европа/Азатлык Радиосы (RFE/RL) медиакорпорациясенең Мәскәүдәге бюросы Радио Свобода һәм аның баш мөдире Андрей Шарый Европа кеше хокуклары мәхкәмәсенә Русиягә каршы шикаять белән мөрәҗәгать иткән иде. Дәгъвада ят агент мәгълүмат чаралары турындагы канунны куллану Европаның кеше хокуклары конвенциясендәге маддәләрне боза, диелгән.
- RFE/RL президенты Джейми Флай медиаоешманың Русиядә эшчәнлеген дәвам итәчәген күп тапкырлар белдерде. "Безнең эшне цензуралауның һәм журналистларны дәшмәскә мәҗбүр итүнең теләсә нинди омтылышларын кире кагабыз. Без Русия аудиториясенә хезмәт итүне дәвам итәчәкбез", диде Флай.
🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!
🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!