Башкорт дәүләт университеты филология факультетының көндезге татар бүлегенә алдагы уку елына казна хисабына ун студент кабул ителәчәк. Читтән торып уку түләүле булачак. Бу хакта Азатлыкка татар теле һәм мәдәнияте кафедрасы мөдире, филология фәннәре кандидаты Илмира Зарипова хәбәр итте.
"Узган ел ректорат педагогик юнәлеш үзен акламады, башка юнәлеш турында уйлыйбыз дип көндезге бүлеккә кабул итүне туктаткан иде. Быел читтән торып уку бүлегенә конкурс яхшы булды, бер урынга ике кеше дәгъва итте, ягъни бу белгечлеккә мохтаҗлык бар. Шуны искә алып, университет шурасы алдагы елда казна исәбенә көндезге бүлеккә 10 урын бүленүен хәбәр итте. Ләкин читтән торып укуда казна урыннары бетерелә, түләүлегә калдырыла. Укырга урыс теле һәм җәмгыять фәннәреннән Бердәм дәүләт имтиханнары нәтиҗәләре һәм татар теленнән тест биреп кереп булачак", диде татар теле һәм мәдәнияте кафедрасы мөдире Зарипова.
Читтән торып бер ел укуга түләү 110 мең сум тәшкил итә. Әлеге бүлеккә башлыча керемнәре аз булган авыл балалары килүен искә алганда, читтән торып түләүле уку бүлегенең студентлар җыя алуы шикле. Кафедра галимнәре һәм татар җәмәгатьчелеге көндезге бүлекнең бетерелүен татар бүлеген бетерү адымы дип бәяләгән иде.
Элек көндезге бүлеккә – 25, читтән торып уку бүлегенә 25 студент кабул ителсә, соңгы елларда кабул итүдә күп үзгәрешләр булды. Соңгы ун елда урыннар кыскара барып, 2017 елда читтән торып уку бүлеге бөтенләй бетерелде. 2018 елда филология юнәлеше бетерелеп, педагогик юнәлештәге белгечләр – укытучылар әзерләүгә күчте. 2020 елда читтән торып уку бүлеге кабат ачылды, көндезге бүлеккә – 13, читтән торып укуга 14 казна урыны бирелде. Ләкин студентлар җыя алмау сәбәпле, көндезге бүлеккә – 8, читтән торып укуга 9 кеше генә кабул ителде. Кабул итүдәге авырлыкларны кафедра галимнәре пандемия сәбәпле онлайн кабул итүдә техник авырлыклар булуы, кафедра мөдире Алмас Шәйхуловның сүлпән эшчәнлеге белән аңлатты. Студентлар җыюда авырлыклар булу сәбәпле, ректорат агымдагы уку елында көндезге бүлеккә кабул итүне туктаткан иде, читтән торып укуга исә 10 студент кабул ителде.
🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!
🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!