Accessibility links

Кайнар хәбәр

Уфа татарлары "кара генерал" Даян Мурзинга һәйкәл куяр өчен акча җыя


Даян Мурзин бюсты
Даян Мурзин бюсты

Бюст Кушнарен районының күппрофильле һөнәри көллиятендә куелыр дип көтелә. Былтыр аңа Даян Мурзин исеме бирелде.

Уфа татарлары "кара генерал" Даян Мурзинга бюст урнаштырыр өчен акча җыя. Бюст авторы, сынчы Илдус Закиров Азатлыкка сөйләгәнчә, һәйкәл үзе әзер, әмма аны урынына алып барып җиткереп, урнаштырыр өчен 300 мең сум кирәк. Шуның 210 меңе җыелган, ноябрь ахырына кадәр тагын 90 мең сум җыярга кирәк. "Акчаны гади халык та, иганәчеләр дә җибәрә", ди ул.

Бюст Башкортстанның Кушнарен районында урнашкан Кушнаренко күппрофильле һөнәри көллиятендә куелыр дип көтелә. Бу көллиятә элек Кушнарен татар педагогия училищесы урнашкан булган. 2020 елның ноябрендә аңа партизаннар хәрәкәте командиры Даян Мурзин исеме бирелде. Сугышка хәтле "кара генерал" Мурзин үзе дә шунда укыган – сугышка башланыр алдыннан ул Кушнарен педагогия училищесын тәмамлап, укытучы һәм мәктәп мөдире булып эшләгән.

Бюст урнаштыру идеясын татар җәмагатьчелегенә Уфаның танылган продюссеры, концертлар оештыручы һәм җәмәгать эшлеклесе Илдар Дәүләтов җиткергән. Аны булдыру эшенә дә ул тотынган.

Уфа татарлары шулай ук Дөнья татар конгрессына да ярдәм сорап мөрәҗәгать иткәннәр. Һәйкәлне декабрь башында урнаштырырга ниятлиләр.

2019 нче елда Башкортстанның Туймазы районында Габдулла Тукайга бюст ачылган иде. Ул шулай ук шәхси акчага эшләнгән. Һәйкәл Туймазы шәһәрендәге "Төмәнәк" татар милли-мәдәни үзәге каршына куелды. Һәйкәлне ачу башлангычы да, аны эшләтү чыгымнарын да Русия татар авыллары берлеге рәисе, меценат, композитор Фәнир Галимов үз өстенә алды.

Шул ук елны Башкортстанның Бишбүләк районында Фатих Кәрим музее Татарстан акчасына төзекләндерелеп яңадан ачылган иде. Чыгымнар 2 миллион сум тәшкил итте.

Даян Мурзин 1921 елның 20 гыйнварында Башкортстанның Бакалы районы Иске Балыклы авылында туа. Милләте – татар. Кушнарен педагогия училищесын тәмамлагач укытучы, мәктәп мөдире булып эшли. Рига хәрби училищесыннан соң сугышта катнаша. 1942 елдан агентура эшчәнлеге башлана. 1943 елда Молдовада партизаннар хәрәкәте оештыруда катнаша. Украинада күзләүчеләр мәктәбен тәмамлагач Словакиядә партизаннар хәрәкәтен оештыру эшенә җибәрелә. Анда төркеме белән фашистларның 4 мең сугышчысын тар-мар итә, 60 эшелонын шартлата.

Даян Мурзин Чехословакия каһарманы, Чехия, Словакия һәм Моравиянең 16 шәһәренең шәрәфле әгъзасы. Батырлыклары өчен Совет берлегенең 12, чит илләрнең – 13 медаленә лаек була.

2020 нче елда Уфа татарлары "кара генерал" Даян Мурзинга Русия каһарманы исемен бирүне сораган иде.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!
🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG