Accessibility links

Кайнар хәбәр

Уфа татарлары "кара генерал" Даян Мурзинга Русия каһарманы исемен бирүне сорый


Даян Мурзин (1921-2012)

Татар җәмәгатьчелеге генерал Миңнегали Шәйморатов, Даян Мурзин, Рейхстагка байрак элгән Гази Заһитовка Русия каһарманы исемен бирү кирәклеге турында Радий Хәбировка мөрәҗәгать юллый.

"Берлек" оешмасы каршында оешкан Мәрьям Солтанова исемендәге һәм "Рәйхан" клублары уртак утырыш уздырды. Анда данлыклы каһарман – Даян Мурзин шәхесе һәм аның батырлыгы турында сүз барды. Утырыш "Рәйхан" клубы җитәкчесе Халисә Мөхәммәдиеваның "Кара генерал" дип аталган фильмын караудан башланды. Фильмда Даян Мурзинның сугыштагы батырлыклары, Чехословакиядә партизан төркемен җитәкләве итүе сурәтләнгән.

Даян Мурзин

Даян Мурзин (1921-2012)
Даян Мурзин (1921-2012)

Даян Мурзин ​1921 елның 20 гыйнварында Башкортстанның Бакалы районы Иске Балыклы авылында туа. Милләте – татар. Кушнарен педагогия училищесын тәмамлагач укытучы, мәктәп мөдире булып эшли. Рига хәрби училищесыннан соң сугышта катнаша. 1942 елдан агентура эшчәнлеге башлана. 1943 елда Молдовада партизаннар хәрәкәте оештыруда катнаша. Украинада күзләүчеләр мәктәбен тәмамлагач Словакиядә партизаннар хәрәкәтен оештыру эшенә җибәрелә. Анда төркеме белән фашистларның 4 мең сугышчысын тар-мар итә, 60 эшелонын шартлата.

Даян Мурзин Чехословакия каһарманы, Чехия, Словакия һәм Моравиянең 16 шәһәренең шәрәфле әгъзасы. Батырлыклары өчен Совет берлегенең 12, чит илләрнең – 13 медаленә лаек була. Сугыштан соң прокуратурада эшли.

Башкортстан телевидениесендә күп еллар татарча "Рәйхан" тапшыруын алып барган Халисә Мөхәммәдиева фильмны караганнан соң Даян Мурзинны яхшы белүе, якыннан аралашуы, көрәш юлы һәм тәрҗемәи хәлен тирәнтен өйрәнүе турында сөйләде. Ул Даян Мурзин турында фильмда Чехословакиядә төшерелгән тасмалар кулланылуын әйтте. Аның сүзләренчә, Даян Мурзинда ике чемодан тасмалар булган, Халисә Мөхәммәдиева аларны алып, дигитал форматка күчергән. Ул фильм зуррак яңгыраш алсын өчен урыс телендә төшерүен һәм аның нәтиҗәсе булуы турында сөйләде.

Халисә Мөхәммәдиева
Халисә Мөхәммәдиева

"Башкортстанда яшәүчеләр арасында Даян Мурзинны белүчеләр элек сирәк иде. Минем фильм урыс телендә чыкканнан соң аның яңгырашы булды, Үзәк телевидение дә фильм төшерде. Миңа киноны төшерергә матди ярдәм булмады, шулай да җиңеп чыктык.

"Кара генерал" башы өчен Һитлер өч миллион рейхсмарка акча вәгъдә итә. Ләкин аны тота алмыйлар. Төркемен камап, атып бетергәч аны үлгән дип исәплиләр, ләкин ул яраланып, котылып кала. Үзенә компас пыяласы белән операция ясый. Сугыштан соң ул Брежнев белән дә очраша. Брежнев аның Чехословакия каһарманы булуын белеп: "Без сиңа Совет берлеге каһарманы исемен бирдекме?" дип сорый. Тискәре җавап алгач, бу хатаны төзәтергә ышандыра, ләкин сүз икенчегә борылып, генерал секретарь сүзен оныта. Даян Мурзин 2005 елда Владимир Путин белән дә очрашуда катнашты. Ләкин аңа Русия каһарманы исеме һаман да бирелмәгән. Фильм "Кара генерал, яки чит илнең каһарманы", дигән кинаяле юллар белән тәмамлана", диде Халисә Мөхәммәдиева һәм Даян Мурзин дөньядан үкенеч белән киткәндер дигән фикерен белдерде.

Чарада катнашучылар
Чарада катнашучылар

Чарада катнашучы Зөһрә Кинҗәбаева Даян Мурзинга Русия каһарманы исемен бирү кирәклеген күтәрде. Чарада катнашучылар бу мәсьәләне ничек хәл итү юллары турында фикер алыштылар.

"Кызыл таң" гәзитенең баш мөхәррире урынбасары Фәнис Гәрәев гәзиттә "Кара генерал" хакында язма чыгуын сөйләүдән башлады:

"Гәзитнең ике санында бүгенге көндә Чехиядә яшәүче журналист Миләүшә Колмөхәммәтованың "Кем син, "Кара генерал?" дигән күләмле мәкаләсе чыкты. Анда Мурзинның каһарманлыгы турында бик эчтәлекле язылган. Ә инде Русия каһарманы исемен бирүгә килгәндә, бу югары дәрәҗәдә хәл ителергә тиеш. Республика башлыгы Радий Хәбировка чыгарга кирәктер. Ул ил җитәкчелегенә чыкса, нәтиҗәсе булыр иде", диде Фәнис Гәрәев.

Фаил Сафин
Фаил Сафин

Тарих фәннәре докторы Фаил Сафин:

"Минемчә, татар-башкорт оешмалары исеменнән Радий Хәбировка чыгарга кирәк. Аннан Җиңүнең 75 еллыгы уңаеннан Русия каһарманы исемен бирүдә ярдәм сорыйк. Милли-мәдәни мохтарият җитәкчесе Римма Үтәшева да депутат буларак хакимияткә якын. Аны да бу эшкә җәлеп итәргә кирәк”, диде Фаил Сафин.

Илдар Габдрәфыйков
Илдар Габдрәфыйков

Тарих фәннәре кандидаты Илдар Габдрәфыйков:

"Һәйкәл кую турында да уйларга кирәк. Шәйморатов генералга Русия каһарманын бирү өчен күптән көрәш барса да, һаман да бирмәделәр. Ә аңа карамый инде икенче һәйкәл куйдылар. Даян Мурзинның туган ягы Бакалы районында һәйкәлнең өлгесен эшләүчеләр дә бар дип беләм. Алар белән бергәләп көрәшик. Казанга мөрәҗәгать итеп Ватан тарихындагы татар батырлары турында кандидатлык диссертациясе язу кирәклеген дә күтәрергә кирәк дип исәплим", диде Илдар Габдрәфыйков.

Рушан Галләмов
Рушан Галләмов

Социология фәннәре докторы Рушан Галләмов:

"Безгә генерал Шәйморатов, Даян Мурзин, Рейхстагка байрак элгән Гази Заһитов кебек шәхесләребезгә Русия каһарманы исемен бирүне Башкортстанда Җиңүнең 75 еллыгы уңаеннан уздырылачак чаралар планына кертергә тәкъдим итәргә кирәк. Чех телендә, алман телендә Даян Мурзин турында китаплар бар, ә аның туган телендә кечкенә генә бер китапчык та юк. Һичьюгы батырларыбыз турында җыентык булса да чыгарырга кирәк. Музей да юк. Уфадагы бер үзәк урамга Даян Мурзин исемен бирү дә күптән өлгергән мәсьәлә. Уфада Октябрь инкыйлабының 50 еллыгы, Социалистик, Коммунистик урамнары бар. Ә Уфа хакимияте шәһәр читендәге Башкортстан чәчәкләре совхозындагы 15 метр озынлыктагы бәләкәй генә урамга Даян Мурзин исеме кушу турында карар чыгара. Уфада Фрунзе урамын Зәки Вәлиди исеменә алыштырырга ярый, ә нигә кызыл исемле урамнарны алыштырырга ярамый? Коммунистик урамы Даян Мурзин урамы булсын!” диде Рушан Галләмов.

Утырыш ахырында генерал Миңнегали Шәйморатов, Даян Мурзин, Рейхстагка байрак элгән Гази Заһитовка Русия каһарманы исемен бирү кирәклеге турында Башкортстан Башлыгы Радий Хәбировка мөрәҗәгать юлларга дигән карар кабул ителде.

фикерләр (34)

бу форум ябык
XS
SM
MD
LG