Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татарстан хезмәт хаклары дәрәҗәсе ягыннан Русиядә 37 урында


Республикадагы эшче халыкның 11 процентка якыны аена 15 мең сумнан да азрак хезмәт хакы ала.

Хезмәт хаклары рейтингында Татарстан 37 урынны алган. Республикада Русиядәге уртача күрсәткечләрдән дә түбәнрәк хезмәт хакы алып эшлиләр – аена 21-43 мең сум.

РИА "Новости" тикшеренүенә күрә, Русиядә уртача хезмәт хакының күләме – 22-54 мең сум аралыгында, мондый акчаларны илдәге эшче халыкның яртысы алып эшли. Шул ук вакытта, русияләрнең 8,8 процентының хезмәт хакы 100 мең сумнан артык.

Илнең тугыз төбәгендә (Чукотка, Ямал-Ненец, Ненецки һәм Ханты-Манси автоном бүлгеләрендә, Магадан һәм Сахалин өлкәләрендә, Мәскәүдә, Камчатка краенда һәм Якутиядә) аена 100 мең сумнан артык хезмәт хакын һәр бишенче кеше алуы ачыкланган.

Тикшеренү нәтиҗәләренә күрә, 100 мең сумнан артык алучы хезмәткәрләр Татарстанда 3,6 процент кына. Шул ук вакытта, республикадагы эшче халыкның 11 процентка якыны аена 15 мең сумнан да азрак хезмәт хакы ала, диелгән тикшеренүдә.

Октябрьдә Русия шәһәрләренең хезмәт хакы дәрәҗәсе рейтингында Казанның 20нче урынны алуы билгеле булды. Белгечләр уртача хезмәт хаклары һәм кулланучылар кәрҗине бәясенең чагыштырмасын Русиянең иң эре 100 шәһәре арасында исәпләп чыгарган иде.

2021 елның беренче ярты еллыгында казаннарның уртача хезмәт хакы 47,5 мең сум тәшкил иткән һәм өч кулланучы кәрҗиненә тигез булган дип хәбәр ителде РИА Новости тикшеренүендә.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!
🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG